From Wikipedia, the free encyclopedia
Каравон (Каравон бәйрәме) — Татарстанның дәүләт бәйрәме, Лаеш районы Рус Никольское авылында узучы республика (2011 елдан бөтенрусия) рус фольклоры фестивале. Исеме хоровод атамасыннан алынган.
Татарстанда рус фольклорына игътибарны арттыру, борынгыларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү.
Хәзерге Татарстан территориясендәге рус авылларында XVI гасырдан үткәрелеп килә.[1] Бәйрәмнең 300 елдан артык тарихы бар. Элгәре православие дине изгесе Николай Чудотворецның престол бәйрәменә (22 май) өстәмә буларак үткәрелгән. Аннары (татар халкындагы Сабантуй кебек үк) язгы кыр эшләре тәмамлануны бәйрәм итү элементлары да өстәлгән. Советлар хакимияте урнашкач, Каравон фольклор бәйрәме буларак уздырылып килсә дә, сугыштан соң диннәрне кысу сәясәтенә бәйле, 1955 елдан Каравонны да үткәртми башлыйлар.[2] Узган гасырның 90- елларында матур традицияне яңарталар: 1988 елда «Каравон» фольклор ансамбле оеша.
2003 елда Татарстан президенты указы белән бәйрәмгә дәүләт бәйрәме рәсми статусы бирелә.
2011 елдан Бөтенрусия фестивале рәсми статусын ала.
2017 елның 21 маенда XXV Бөтенроссия «Каравон» рус фольклоры фестивале ачылды[3].
Лаеш районы Рус Никольское авылына Татарстаннан, Удмуртиядән, Мари Элдән, Россиянең башка төбәкләреннән фольклор иҗат төркемнәре (берничә мең кеше) килә. Аларның күпчелеге рус милли киемнәре кия. Фестивальдә катнашучылар бәйрәм кунакларына Идел буе православие дине традицияләренә нигезләнгән этник театральләштерелгән тамашалар, җырлар, биюләр күрсәтәләр. Борынгыдан килгән һөнәрчелек кәсепләре буенча мастер-класслар күрсәтелә. Авылның үзәк урамы ярминкә урамына әверелә. Урамның үзәгендә, Никола чиркәве тирәсендә бәйрәмнең символы булган зур хоровод – каравон оештырыла. Каравонда биючеләр, чәнти бармакларыннан тотынышып, кояш йөреше буенча «үрдәк адымы» белән әйләнәләр, түгәрәкне я зурайталар, я кыса баралар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.