Лотфулла Шәфигуллин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Лотфулла Шәфигуллин, Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин (1955 елның 14 мае, ТАССР, Арча районы, Симетбаш) — 2006—2019 елларда «Таттелеком» ААҖ генераль директоры, РФ Атказанган элемтә хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы. «Казаночка» баскетбол клубы президенты (2011 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Дүртенче (2009 – 2014), бишенче (2014-2019) һәм алтынчы (2019-2024) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Хәйриячелек эшчәнлегенә 2018 елның гыйнварында РФ Президенты В. В. Путин игътибар иткән[2]. Тукай премиясе лауреаты (2018).
Кыска фактлар Лотфулла Шәфигуллин, Туган телдә исем ...
Лотфулла Шәфигуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин |
Туган | 14 май 1955(1955-05-14) (68 яшь) ТАССР, Арча районы, Симетбаш |
Яшәгән урын | Декабристлар урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Чиләбе дәүләт университеты |
Һөнәре | хәрби төзүче |
Эш бирүче | Дәүләт Советы |
Балалар | ике баласы |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | http://www.tattelecom.ru/ |
Ябу
Википедиядә Шәфигуллин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.