From Wikipedia, the free encyclopedia
Любизар — татар, башкорт халык җыры, Башкорт-мишәр гаскәренең 1-нче башкорт полкы җыры. Любизар җыры 19 гасырда язып алынган. Н. Берг төзегән «Песни разных народов» җырлар җыентыгына (М., 1854) кертелгән.
Любизар | |
Сәнгать формасы | җыр |
---|---|
Озаклык | 3,5 минут |
Илсөя Бәдретдинова, Камил Вәлиев, Кәрвән Сарай репертуарында бар[1].
Без сугышка ингәндә,
Бәхилләштек барыбыз.
Без сугыштан чыкканда,
Алдан чыкты даныбыз.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис!
Французлар килеп ингән
Мәскәү дигән калага.
Безнең гаскәр кысып алгач,
Чыгып качты далага.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис!
Наполеонга тәхет кирәк,
Үз җиренә сыймаган.
Мәскәүләргә килеп ингәч,
Ул үзен сынаган.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис!
Французлар таныдылар
Әрәсәйдә үзләрен.
Рус, башкорт кысмаклагач,
Табалмыйлар эзләрен.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис!
Мәскәүгә дә кердек без,
Парижне дә күрдек без.
Французларны җиңгәндә,
Җир җимертеп йөрдек без.
Любезники, любизар,
Маладис, маладис!
Риваять буенча, Бородино сугышыннан соң генерал-фельдмаршал Михаил Кутузов башкорт полкының командиры Каһым түрәне (1778—1813) чакырып ала һәм батырлыгы өчен: «Любезные вы мои башкирцы, молодцы!» — дип мактый. Каһым түрә бу турыда яудашларына сөйли һәм алар дәртләнеп җыр иҗат итә. Бу җырның куплеты: «Любезники, любизар, молодец, молодец» дип кабатлана.
Җырда Русиядән Наполеонның гаскәрләрен куып, Париж каласына барып җитә рус һәм башкорт яугирләренең каһарманлыгы сүрәтләнә.
Җырның бер вариантын Ф. Туйкин язып алган һәм үзенең «Ватан Геройлары» дигән китабына керткән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.