Мәскәү
Русия Федерациясенең башкаласы, федерация әһәмияте шәһәре, үзәк икътисади районның һәм Мәскәү өлкәсенең үзәге From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Мәскә́ү (рус. Москва) — Россия Федерациясенең башкаласы, федерация әһәмияте шәһәре, үзәк икътисади районның һәм Мәскәү өлкәсенең үзәге. Мәскәү — Бөек Мәскәү кенәзлегенең, Россия патшалыгының һәм Совет Социалистик Республикалар Берлегенең тарихи башкаласы. Көнчыгыш-Европа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында урнашкан.
Россиянең һәм Европаның (Истанбул исәпмичә) халык саны буенча иң зур шәһәр (11,8 млн кеше).
Мәскәү — Россия туристик үзәге. Мәскәү кирмәне, Кызыл мәйдан һәм Новодевичий кәшишхәнәсе ЮНЕСКО дөнья мирасына керәләр. Мәскәүне 6 аэропорт хезмәт күрсәтәләр. Анда 9 тимер юл вокзаллар һәм 3 елга портлары эшлиләр. 1935 елдан башкалада метрополитен эшли.
Remove ads
География

Географик урнашу
Шәһәр Көнчыгыш-Европа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында, Ока һәм Идел елгалары арасында урнашкан. Федерация субъекты буларак Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән чиктәш. 2012 елга шәһәр мәйданы — 2511 км². Территоиясеннән 877 км² Мәскәү Боҗра Автомобильләр Юлы эчендә, 1633 км² — тышкы ягында урнашкан.
Шәһәрнең уртача биеклеге — 156 м, иң биек ноктасы — Теплый Стан бистәсендә, иң түбән ноктасы Беседин күперләре арасында урнаша.
Ул Мәскәү елгасының ике ярларында, аның урта агымнарында урнаша. Шулай ук шәһәрдә Мәскәү елгасының кушылдыклары: Сходня, Химка, Пресня, Неглинная, Яуза, Нищенка, Сетунь, Котловка һәм Гордоня агалар. Кече елгаларының күбесе коллекторларда агалар.
Сәгать поясы
Мәскәү халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.
Климат
Шәһәр климаты — уртача-континенталь. Кыш уртача ноябрьның икенче яртысыннан март ахырына хәтле дәвам итә. Кыш вакытында көчле суыклар (-20, -30 °C), ә декабрь белән январьдә җепшек көннәр булырга мөмкин. Елда айларның иң салкыны — февраль (уртача −6,7 °C). Җәй майның уртасыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, көндез температурасы еш 30 °C кадәр күтәрелә. Елда айларның иң җылысы — июль (уртача 19,2 °C).
Елның уртача температурасы 5,8 °C тәшкил ителә. Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча елларның иң җылысы — 2008 (урта температура — 7,3 °C), иң салкыны — 1888 (1,7 °C). Уртача еллык җил тизлеге — 2,3 м/с, һава дымлылыгы — 77%.
Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 2010 елның 29 июлендә тәшкил ителгән — 38,2 °C, иң түбән 1940 елның 17 гыйнварында −42,2 °C.
Мәкәүдә ел буенча 600—800 мм атмосфера дуеннары ява, күбесе — җәйдә.
Remove ads
Этимология
Шәһәр исеме Мәскәү елгасының исеменнән чыккан. Борыңгы рус телендә моск- тамыры «баткак, сыланучан» яки «саз, юеш, дымлы» мәгънәләрен белдерде. Елга исеме, бәлки борыңгы рус «москы» (-ы кушымчасы белән) сүзеннән чыккан.
Башка телләрдә шулай ук бу сүзеннән төзергән исемнәре бар: рус. Moscow, алман. Moskau, фр. Moscou.
Тарих
Борынгы чор
Шәһәр яше аныклап билгеле түгел. Иң борыңгы археологик табылмалар таш чорына кагылалар. Беренче меңьеллыгының ахырында Мәскәү районында вятичләр һәм кривичләр нәселләре урнаштылар. Археологик казулар нәтиҗәләре буенча, XI гасырда Мәскәү янында чокырлы һәм урлы авыл урнашты.
Мәскәүгә нигез салу турыда ике караш бар.
- Беренче караш Ипатьев елъязмаларында Мәскәү исемле авылны телгә алуга таяна. Алар буенча, 1147 елның 4 апрельдә ростов-сүздәл кенәзе Юрий Долгорукий Мәскәү шәһәрендә үз дусларын кабул иткәндер. 1156 елда Мәскәүдә яңа агач ныгытмалар төзелгәннәр, һәм шәһәр мәйданы 3-4 тапкыр артты.
- Икенче караш буенча татар ханы Мәңге Тимер 1272 елда фин чик сакчылары өчен Мәскәү ныгытмасына салдыра, нәкъ бу елда беренче чиркәү төзелә башлый[2]. Ә 1147 елда берни чиркәү, димәк Мәскәү булмаган әле. Тик Үзбәк хан идарә иткән чорындагы Иван Калита вакытында Мәскәү чын шәһәргә әверелә.
1238 ел 20 гыйнвар — Батый хан җитәкчелегендәге гаскәр рус армиясен җиңеп Мәскәүне ала.
Алтын Урда чоры
Монгол-татар буйсындырган вакытында шәһәр яндырып яуланган, ләкин тиз торгызылган. 1242 елдан Алтын Урдага бәйле булган. Кайбер тарихчылар буенча Мәскәү һәм тирәсендәге кенәзлекләр Алтын Урда эченә кергән.
Алтын Урда чорында Мәскәү шәһәрендә Урда урамы (русча Ордынка, әлегә сакланган) килеп чыккан. Урда урамы тирәсендә башта Алтын Урданың татар идарәсенең түрәләре — баскаклар, даруглар һәм бүтән — яшәгәннәр. Урда урамы тирәсендә Татар бистәсе килеп чыккан.
Хәзер Мәскәүнең Татар бистәсе турында күп исемнәр хәтерләтә: Балчык (русча Балчук, Мәскәүнең урыны һәм кунакханәсе), Кече һәм Зур Татар урамнары (анда Иске Татар мәчете бар), Третьяков исемендәге галереянең тирәсендә урнашкан тарихи урыннар.
Арбат урамы — татар сәүдәгәрләре тарафыннан салынган бистә. Кайбер чыганак буенча татар сүзеннән арба яки гарәп сүзеннән рабат (шәһәр яны) килеп чыга. Арбат бистәсендә башта болгар, соңрак татар һәм бүтән шәрекъ сәүдәгәрләре, осталары яшәгән һәм эшләгән. Алтын Урда хакимлеге дәвереннән Мәскәүдә бүтән татар исемнәре дә калганнар: Таган (русча Таганка), Толмачы урамнары (Новокузнецкая метро станциясе тирәсендә, элек анда Татар Толмачы бистәсе булган), Исмайлы (русча Измайлово), Сәркиз (русча Черкизово) — Сәркиз морза Дмитрий Донской якташы булган, батырлык һәм булышлык өчен Мәскәү кенәзе Сәркиз морзага шушы җирне биргән, аның исеменнән Черкизово сүзе килеп чыккан.
Алтын Урданың Үзбәк ханы хакимлегендә Мәскәүнең әһәмияте күтәрелгән, чөнки татар ханы Мәскәү кенәзенә Иван Калитага баскак вазифасын биргән. Шулай итеп рус кенәзлекләрендә баш татар баскагы — Иван Калита булып чыккан, ул бөтен салымны җыйган булган һәм Алтын Урда ханына җибәргән. Мәскәүнең шушы салымны җыю вазифалары Алтын Урда чорыннан хәзерге вакытка кадәр калган.
Мәскәү кенәзлеге үзәге
{{main|Бөек Мәскәү кенәзлеге
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads