Мурманск
Русиядә шәһәр / From Wikipedia, the free encyclopedia
Мурманск (килд. Мурман ланнҍ, 1917 елга кадәр — Рома́нов-на-Му́рмане) — Россиянең төньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр, Мурманск өлкәсе үзәге.
Мурманск | |
рус. Мурманск | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 4 октябрь 1916 |
---|---|
ХФӘ билгесе | ˈmurmənsk |
Демоним | мурманчане |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Мурманск өлкәсе |
Административ-территориаль берәмлек | Мурманск өлкәсе |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Андрей Сысоев[d] |
Халык саны | 267 422 (1 гыйнвар 2023)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 50 метр |
Кардәш шәһәр | Лулео[d][2], Җәксонсвилл[2], Акүрейри[2], Минск[2], Тромсө[d][2], Вадсө[2], Грониңен[2], Аланья[2], Куксһафен[2], Дуарнене[2], Гомель[2], Харбин[3] һәм Пәрну |
Нәрсә белән чиктәш | Городской округ ЗАТО город Североморск[d] һәм Кольский район[d] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 154,4 км² |
Почта индексы | 183000 |
Рәсми веб-сайт | citymurmansk.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 8152 |
Номер тамгасы коды | 51 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Мурманск Викиҗыентыкта |
2010 ел җанисәбе буенча шәһәрдә 307 257 кеше яши[4]. 2018 ел башында шәһәрдә 295 374 кеше яши [5].
Мурманск — Төньяк котып түгәрәге аръягында урнашкан шәһәрләрләреннән иң зрусы. Барнец диңгезенең Кола култыгы ярларындагы туңмый торган порт. Тимер юл стансасы. Сәнәгатьнең төп тармаклары — балык тоту һәм аны эшкәртү, көймә төзәтү, төзелеш материаллары һ.б. Котып фәнни-тикшеренү, диңгез балыкхуҗалыгы һәм океанография институты, 3 югары уку йорты, 3 театр, өлкәне өйрәнү, нәфис, хәрби-диңгез музейлары бар.
Мурманск Кола култыгында туңмый торган портны төзелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1930-еллардан Мурманск Төньяк диңгез юлының башлангыч урыны. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Мурманск порты мөһим стратегик әһәмияткә ия булды.
Икенче Бөтендөнья сугышы елларында немец гаскәрләреннән саклаган өчен Мурманскка 1985 елның 6 маенда Каһарман шәһәр исеме бирелә. Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнгән.