1 гыйнвар
дата / From Wikipedia, the free encyclopedia
1 гыйнвар — Милади тәкъвимендә беренче айның беренче көне.
← гыйнвар → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | ||||||
2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 |
9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
30 | 31 | |||||
2023 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Урта гасырлар дәвамында, Христиан чиркәвенең тәэсире астында күп илләрдә ел башын теге яки бу Христиан бәйрәмнәренә күчергәннәр иде – 25 декабрь (Гайсә тууы), 1 март, 25 март (Мәрьямга Гайсә белән йөкле булуын шатлыклы хәбәр киләгәне көн), яки Пасха заманына. Күбесе ортодокс чиркәвенә караган Көнчыгыш Европа илләрендә 988 ел тирәсеннән яңа ел 1 сентябрьдан башланган иде.
Британияда, 1 гыйнвар Яңа ел бәйрәме буларак кабул ителсә дә, XII гасырдан башлап 1752 елга кадәр ел 25 Март (Шатлыклы хәбәр) көне билгеләнгән иде. Көнбатыш Европа илләренең күбесе Милади тәкъвименә күчер алдыннан яңа елны 1 гыйнвардан санарга башлаганнар иде. Мәсәлән, Шотландия яңа елны 1 гыйварга 1600 елдан билгеләгән иде. Британия, Ирландия, һәм Британ колонияләр яңа ел башлавын 1 гыйнварга 1752 елда билгеләгәннәр иде. Шул ук елны Милади тәкъвиме Британия һәм анарга караган колонияләрдә кертелгән иде. Бу ике реформа 1750 елның Яңа Стиль Тәкъвим кануны белән кертелгән иде. Шулай да, 1 гыйнвар рәсми яңа ел башлануы буларак кабул ителү шулай барган:
- 1522 Венеция
- 1544 Изге Рим Империясе (Алмания)
- 1556 Испания, Португалия
- 1559 Пруссия, Швеция
- 1564 Франция
- 1576 Көньяк Нидерландлар
- 1579 Лотарингия
- 1583 Нидерландиянең берләшкән провинцияләре (төньяк)
- 1600 Шотландия
- 1700 Россия
- 1721 Тоскания
- 1752 БөекБритания һәм аның колонияләре