From Wikipedia, the free encyclopedia
Негара мәчете (мал. Masjid Negara — Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда урнашкан сөнни җәмигъ мәчете. 1963 елдан илнең милли мәчете исемен (Masjid Negara Malaysia) йөртә.
Мәчет | |
Негара мәчете мал. Masjid Negara | |
Ил | Малайзия |
Шәһәр | Куала-Лумпур |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | 1963—1965 еллар |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | Рәсми сайт |
1957 елда Малайзия Бөекбританиядән бәйсезлек алгач, яңа хөкүмәт икътисад, социаль өлкә һәм архитектура өлкәләрендә үсеш программаларын актив гамәлгә ашыра башлый. Үсеш программалары Малайзиянең яңа прогрессив мәдәниятен һәм демократиянең казанышларын күрсәтергә тиеш була. 1957 елда ил бәйсезлеге символын гәүдәләндерүче милли мәчет төзү идеясе туа. 1958 елның мартында яңа мәчетне бәйсез Малайзия Федерациясенең беренче премьер-министры Тунку Габделрахман хөрмәтенә Тунку мәчете дип атарга карар ителә, тик ул баш тарта һәм мәчетне Негара мәчете (Masjid Negara, Милли мәчет) дип атарга тәкъдим итә.
Мәчет төп намаз залында 8 мең, барлык комплекста 15 мең кешене сыйдыра һәм җомга көннәрендә аеруча тулы була. Мәчетнең 73 метр биеклектәге манарасы һәм 16 кырлы йолдыз формасындагы гөмбәзе бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.