Намаз
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нама́з яки салят (фар. نماز намаз[1], гарәп. صَلاة саләт[2], бор. төрк. yükünç (~йөгенеч)[3]) — Ислам динендә мәҗбүри яки өстәмә гыйбадәт. Мәҗбүри намаз (фарыз) көненә биш тапкыр укыла. Исламның биш баганасының берсе. Намаз ракәгатьләрдән тора.

![]() Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
- Шулай ук карагыз: Намаз уку.
Мәҗбүри намазның биш төре бар: иртәнге намаз, өйлә намазы, икенде намазы, ахшам намазы, ястү намазы. Шулай ук витер намазы, җомга намазы, гает намазы, нәфел намазы һ.б. намаз төрләре бар.
Remove ads
Намаз уку өчен мәҗбүри шартлар
- Ритуаль чисталык — госелле һәм тәһарәтле булу.
- Чиста урын — нәҗесләрсез булган урын сайлау.
- Кыйбла — йөз белән кыйблага табан юнәлү.
- Ният — намаз укуга ният булу.
- Изар — кием очларының тубыктан түбән төшмәве.
- Кием — киемнең нәҗесләрдән пакъ булуы һәм шәригать таләпләренә туры килүе.
- Аеклык (алкоголь, тәмәке, наркотик матдәләр катгый тыелган).
Намазның рөкенләре — эчендәге фарызлары
- Тәкбир — намазга керешкәндә Аллаһу әкбәр дию.
- Кыям — кимендә 3 аять укырлык вакыт аякүрә тору.
- Кыйраәт — кыямдә кимендә 3 аять уку.
- Рөкүгъ — кыямнән соң бил тигелтен бөгелү.
- Сөҗүд — ике тапкыр сәҗдә кылу.
- Кугъүд — намазның ахырында утырып тору.
- Тәртип — тәртип белән башкару.
Намаз уку тыелган вакыт
- Кояш чыгып, сөңге биеклегенә хәтле күтәрелүенәчә булган вакыт.
- Кояш зәвалдә булганда.
- Кояш баткан вакытта.
Намаз төрләре
Remove ads
Намаз турында Коръәндә
Намаз турында Сөннәттә
![]() |
Аллаһ Тәгалә күзләрендә, белем үзләштерүгә ашкыну намаз, ураза, хаҗ һәм җиһадка карата өстенрәк.[4] Белем иясенең йокысы — наданның намазыннан хәерлерәк.[5] Әй, Әбу Зарр! Иртүк гыйлемнең берәр бүлегеннән белем ал да үзләштергәнеңә тугры итеп дәвам ит — бу синең өчен мең ракәгатьлек намаз кылудан хәерлерәктер.[6] |
![]() |
Чыганаклар
- Максуди А. М. — Ибадат аль-Исламия. — Казань: Идел-Пресс, 2013. — 112 с.
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads