рәссам (Казан, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Николай Кузнецов, Николай Дмитрий улы Кузнецов (рус. Николай Дмитриевич Кузнецов, 1923 елның 22 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, хәзерге Яшел Үзән районы, Васильево ― 1974 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― сынлы сәнгать остасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1971).
1923 елның 22 маенда Татарстан АССРның (хәзерге Яшел Үзән районы) Васильево бистәсендә туган. 1974 елда вафат.[1] Казан сәнгать училищесын тәмамлый (1945). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1950).
Н. Кузнецов иҗатының төп темасы – сәнагать пейзажы һәм шәһәр күренешләре[2]: тимер юллар һәм тукталышлар, елга портлары һәм причаллары, андагы манаралы краннар, нефть сиртмәләре, яңа калаларның урамнары, йортлары, бакчалары, Идел киңлекләре.
Рәссамга беренче танылу китергән хезмәтләре – тимер юл күренешләре: ”Мәскәү. Өченче км” (1952), “Эре станциядә” (1954), “Юдино тимер юлларында” (1962).
“Мәскәү. Комсомол мәйданы” (1953) шәһәр пейзажлары шәлкемен башлап җибәрә.”Казан Кремле” (1955) – алар арасында иң яхшысы.[3] «Венеция» (1960), «Мәскәүнең яңа силуэты” (1968-1969) триптихы : “Ленин таулары" (триптихның үзәге), “Останкинодагы телеүзәк” (триптихның сул ягы), “Космосны яулау” (триптихның уң ягы)». Казанның тарихи мигъмари истәлекләре янында яңа биналар аеруча купшы күренә: “Алтынсу агачлар” (1971), “Казан. Куйбышев мәйданы” (1972)
Идел елгасы рәссамны һәрвакыт иҗатка рухландыра: “Казан – биш диңгез порты” (1959), “Йөзү башланыр алдыннан” (1960), “Бүгенге Идел ярлары” (1967).[4]
Нефть якларында иҗат иткән хезмәтләре: “Нефть чыккан якларда” (1964), “Киләчәк төсмерләре” (1963), “Гаҗәеп гигант” (1964), “Миннебай газ-бензин заводы” (1967), “Кышкы юл” (1974).
Соңгы хезмәтләрен КамАЗ төзелешенә багышлый.
1. Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975.
2. Г. Могильникова. Николай Дмитриевич Кузнецов (китапта: В.Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979)
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.