From Wikipedia, the free encyclopedia
Сергей Лывин (Сергей Осип улы Лывин, русча Сергей Осипович Лывин) – сынлы сәнгать остасы. Тукай бүләге иясе.
Сергей Лывин | |
---|---|
Туган телдә исем | Сергей Осипович Лывин |
Туган | 29 сентябрь 1923 Черемышево, Питрәч районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Үлгән | 2004 ел Казан |
Милләт | рус |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре | Ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены,Хөрмәт Билгесе ордены |
1923 елның 29 сентябрендә Татарстан АССРның Питрәч районы Черемышево авылында туган. 2004 елда Казанда вафат.
Бөек Ватан сугышында Украина фронтында 78- полкның 25– укчы дивизиясендә, Курск дугасында 5- артиллерия дивизиясендә өлкән сержант буларак катнаша. Ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.[1]
Казан сәнгать училищесын (1947) тәмамлый.
ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1955).
1965-1980 елларда – Татарстан АССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.
Күп тапкырлар Казан шәһәр Советы депутаты булып сайлана.
Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарыннан берсе. Лирик пейзаж остасы. Аның рәсемнәрендә республика табигатенең төрле фасыллардагы халәте шигъри чишелешен таба.[3]
Узган гасырның 60 нчы елларында ясалган нефть ягы пейзажлары “Буровой янында”, “Баулы кырлары”, “Татарстан юллары”, “Татарстан киңлекләрендә”[4] контраст төсләргә бигрәк тә бай.
70- елларда иҗат ителгән Владимир Ленин исеменә бәйле пейзажлар шәлкемендә рәссамның туган ягы Питрәчнең, күрше авыл Ленино-Кокушкино (Апакай)ның табигате яратып тасвирлана.
1975-1976 елда ясаган эшләреннән Габдулла Тукайга багышланган “Йөрәктә һәм күңелдә син, и туган як” (“Ты в памяти и серде, родная сторона”) шәлкеме тормышчан булуы белән аерылып тора.[5]
1. В.Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979.
2. Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.