Фирдәвис Ханов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Фирдәвис Ханов, Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов (1951 елның 7 сентябре, ТАССР, Актаныш районы, Актанышбаш) — күренекле архитектор, Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә, Түбән Кама районында һәм җөмһүриятнең башка районнарында төзелгән бик күп объектларның авторы һәм автордашы. 1990 елдан Түбән Кама шәһәренең һәм районының баш архитекторы, 1982 елдан ССРБ, РСФСР, ТАССР архитекторлар шурасы әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2023). ТР (2001) һәм РФ (2011) атказанган архитекторы. Түбән Кама шәһәренең мактаулы ватандашы (2016). 1994 елдан Түбән Камада «Актаныш якташлары» җәмгыятен җитәкли.
Кыска фактлар Фирдәвис Ханов, Туган телдә исем ...
Фирдәвис Ханов | |
---|---|
Туган телдә исем | Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов |
Туган | 7 сентябрь 1951(1951-09-07) (72 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы Актанышбаш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
Һөнәре | төзүче-архитектор |
Җефет | Розалия |
Балалар | кызы Айгөл, юрист; улы Марат, дизайнер |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | РФ атказанган архитекторы (2011) ТР атказанган архитекторы (2001) |
Сайт | uprava |
Ябу
Википедиядә Ханов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.