From Wikipedia, the free encyclopedia
Ян Скржинецкий, Ян Зигмунт Скржинецкий (пол. Jan Zygmunt Skrzynecki; 1787 елның 8 феврале, Седльце — 1860 елның 12 гыйнвары, Краков) — Польша генералы, 1830 елгы фетнә вакытында поляк гаскәрләренең баш командующие.
Львов университетында укыган. 1807 елда поляк легионына кергән, Наполеон гаскәрләрендә хезмәт иткән.
1830 елгы поляк фетнәсе вакытында поляклар өчен уңышсыз булган Грохов янындагы сугыштан соң, кенәз Радзивилл урынына поляк гаскәрләренең баш командующие итеп сайланган. Остроленка янында җиңелгәннән соң Дембинскийга урын биргән. Партизан сугышында катнаша, партизаннарны тар-мар иткәннән соң Австриягә качкан.
Прагада яшәгән, аннары Брюссельгә күченгән. Күптән түгел бәйсезлек алган Бельгия армиясенең баш командующие итеп билгеләнгән.
1839 елда Россия, Австрия һәм Пруссиянең уртак дипломатик протестынан соң отставкага китәргә мәҗбүр булган. Шул ук елда Польшага кайткан һәм Краковта яшәгән, шунда үлгән. Раковицки зиратында җирләнгән. 1865 елда аның калдыклары Краков доминикан костёлына күчерелгән. Анда аңа мәрмәр кабер өстенә һәйкәл куелган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.