Поляк теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Поляк теле яки ләх теле (język polski, polszczyzna) — һинд-аурупа телләренең көнбатыш славян төркеменең Лехит төркемчәсенә караган поляклар теле. Чех һәм словак телләренә якын.
Поляк теле якынча 40 миллион кешегә туган тел булып тора (1986)[2]. Тагын якынча 10 миллион кеше телне чит тел буларак белә[3].
Remove ads
Таралыш
Поляк теле — Польшаның дәүләт теле. Польшада якынча 38 млн кеше яши, аларның 97,8 %-ы өйдә поляк телендә аралашуын әйтәләр. 2004 елдан илдә поляк теленнән чит тел буларак имтиханны 3 дәрәҗәдә тапшырып була: башлангыч (B1), урта (B2) һәм алга киткән (C2). Итиханнарны «Поляк телен чит тел буларак белүне раслый торган Дәүләт комиссиясе» үткәрә[4].
Польшадан тыш поляк телендә сөйләшүчеләр дә күп. Аның белән чиктәш илләрдә милли азчылыклар бар: Украина, Белорусия, Литва, Словакия һәм Чехия. Поляк телле эмигрантлары күпләп Алмания, Франция, Бөекбритания, АКШ, Канада, Бразилия, Аргентина, Австралия, Исраилдә яши.

Remove ads
Диалектлар
Поляк теле диалектлары:
- Бөек поляк диалекты (Зур Польша, Крайна һәм Боров Тухольский)
- Кече поляк диалекты, (Кече Польша, Карпат асты, Свентокшиск һәм Люблино)
- Мазовецк диалекты (Польшаның көнчыгыш һәм үзәк өлеше)
- Силез диалекты (Югары Силезия)
Әлифба
Поляк теле латин язуына нигезләнә.
Поляк теленең әлифбасы 32 хәрефтән гыйбарәт: A, Ą, B, C, Ć, D, E, Ę, F, G, H, I, J, K, L, Ł, M, N, Ń, O, Ó, P, R, S, Ś, T, U, W, Y, Z, Ź, Ż.
Поляк телендә 8 сузык аваз, 22 тартык аваз һәм 2 ярымсузык аваз (j һәм ł) бар.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads