рельеф формасы From Wikipedia, the free encyclopedia
Ярданг, ярдаң (төрки телләрдән — «текә төшкән», «текә түтәл») ― рельеф формасы; җил өрдереп ясалган коридорлар һәм шундый ук формадагы һәм зурлыктагы калдык түтәлләрдән торган дефляцион рельеф. Балчыксыл һәм комсыл яшь күл, сирәгрәк аллювиаль утырмалар өстендә көчле җилләр өстенлек алган юнәлештә хасил була. Мәсәлән, Лобнор күленең төньяк төбе (Үзәк Азиядә), вертикаль стеналы коридорның, тирәнлеге 10-12 метр, түтәлләрнең киңлеге берничә дистә метр, озынлыгы 10 км чамасы ярданглардан тора.
Ярданг | |
Ярданг Викиҗыентыкта |
Ярданглар Үзәк Азия чүлләренә хас. Шулай ук Тибести платосында һәм Аризонада Феникс һәм Уиндоу-Рок торак пунктлары янында очрый. Ярданглар шулай ук Марс планетасында да бар.[1]
«Ярданг» сүзе төрки телләрдән кергән. [2][3] Бу терминны Швеция географы Свен Һедин (1903) Көнбатыш Кытайдагы Лобнор күле янында табылган кыя формаларын сурәтләгәндә кулланган. [4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.