Абрик Камалов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Камалов Абрик Закир улы (12.1.1943, БАССР ның Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылы), механик. Физика-математика фәннәр кандидаты (1971), профессор (1997). РФнең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003). Казан университетын тәмамлаганнан соң (1965) СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында, 1973 елдан алып Казан төзүче-инженерлар институтында (1977 елдан теоретик механика кафедрасы мөдире) эшли, бер үк вакытта 1999 елдан башлап Фән һәм тел журналы (Казан) мөхәррире.

Кыска фактлар Абрик Камалов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эзләнүләре үзгәргән җисем механикасы проблемаларына багышланган. Камалов тарафыннан сыеклык агымында сыгылмалы юка тышчаларның ныклыгы, тотрыклылыгы, тирбәлеше һәм сыеклыкның алар тирәли агуы; тутырмалы тышчаларның көчәнеш астында үзгәргән хәле, тотрыклылыгы һәм тирбәлүе мәсәләләрен чыгару ысуллары һәм алгоритмлары эшләнгән. 200 дән артык фәнни хезмәт авторы. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009).

Remove ads

Хезмәтләре

  • Теоретик механика. Мәгариф нәшрияты. Казан, 1996 (552 бит., илл.). (тат.)

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads