Айвар Шәрипов

хирург, Яр Чаллыдагы шифаханәнең баш табибы (2001-2014) From Wikipedia, the free encyclopedia

Айвар Шәрипов
Remove ads

Айвар Шәрипов, Айвар Хантимер улы Шәрипов (Айвар Хантимерович Шарипов; 1969 елның 5 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әнәк2014 елның 19 феврале, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― табиб―хирург, 2001―2014 елларда Яр Чаллыдагы «Энҗе бөртеге» (рус. Жемчужина) шифаханәсенең баш табибы, Татарстан Республикасының атказанган табибы (2008)[1].

Кыска фактлар Айвар Шәрипов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1969 елның 5 декабрендә Татарстан АССР Актаныш районы Әнәк авылында туган. Чыгышы белән Шәймиевлар нәселеннән: әтисе Хантимер ягыннан бабасы ― күмәк хуҗалык рәисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (1901―1967, Минтимер Шәймиевнең әтисе), әбисе Нәгыймә. Әнисе Фәвия (кибеттә эшләгән) ягыннан бабасы Сафиулла хәзрәт, әбисе Сәхибҗамал (Усыда яшәгәннәр)[2]. Абыйсы Алмаз (1964 елгы), Казан авыл хуҗаалыгы институтын тәмамлаган инженер-механик, 1999 елдан «Яр Чаллы икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2003), III―V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[3].

Пучы урта мәктәбен, С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Белгечлеге буенча хирург. 1988―1989 елларда СССР Хәрби-диңгез флотында[d] хезмәт иткән[1]

Вузны тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә интернатура узган. 1995 елдан 2001 елга кадәр ТР Актаныш районының Пучы участок хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән[1]. 2001 елдан 2014 елга кадәр ― Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе карамагындагы «Жемчужина» шифаханәсенең[4] (Яр Чаллы, Мәләкәс ур.) баш табибы. Айвар Хантимер улы «Жемчужина» шифаханәсенең дәвалау һәм матди базасын торгызу, үстерү һәм камилләштерү өчен күп эшләр башкарган. Оештыру сәләтен югары профессионализм, демократик аралашу стиле белән берләштерү аңа 13 ел дәвамында шифаханә белән уңышлы һәм нәтиҗәле җитәкчелек итәргә мөмкинлек биргән. Табиблык һәм административ эшчәнлекне нәтиҗәле берләштергән[5].

1999 елда «Авиценна» ААҖ (аптекалар челтәре) оештырган (филиаллары Минзәләдә, Актанышта урнашкан) [6][7]. 2017 елда әлеге ААҖнең кереме 36.9 млн сум тәшкил иткән[8].

Remove ads

Вафаты

2014 елның 19 февралендә озакка сузылган каты авырудан соң 45нче яшендә вафат булган. Туган ягында җирләнгән[9].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Улы Рамазан 2023 елдан «Авиценна» ААҖ (аптека челтәре) учредителе булып теркәлгән[10]

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads