Алмаз Шәрипов (1964)
инженер-механик, ААҖ директоры (Яр Чаллы) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алмаз Шәрипов, Алмаз Хантимер улы Шәрипов (Алмаз Хантимерович Шарипов; 1964 елның 24 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Әнәк) ― инженер-механик, хуҗалык-идарә эшлеклесе, 1999 елдан «Яр Чаллы икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры, Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2003), III―V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 24 октябрендә [1] Татарстан АССР Минзәлә (1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш) районына кергән Әнәк авылында туган. Чыгышы белән Шәймиевлар нәселеннән: әтисе Хантимер ягыннан бабасы ― күмәк хуҗалык рәисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (1901―1967, Минтимер Шәймиевнең әтисе), әбисе Нәгыймә. Әнисе Фәвия (кибеттә эшләгән) ягыннан бабасы Сафиулла хәзрәт, әбисе Сәхибҗамал (Усыда яшәгәннәр) [2]. Энесе Айвар (1969―2014), Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган табиб-хирург, 2001―2014 елларда«Энҗе бөртеге» (рус. Жемчужина, Яр Чаллы) шифаханәсенең баш табибы булып эшләгән, Татарстанның атказанган табибы (2008)[3].
Пучы урта мәктәбен, Казан авыл хуҗалыгы институтын (2006 елдан университет) «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлаган (1986). 1987―1989 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә булган[4].
Remove ads
Хезмәт юлы
1984―1986 елларда (студент вакытында) Казанның 2нче санлы йөк автомобильләре берләшмәсендә автослесарь булып эшләгән.
1986―1987, 1989―1991 елларда ― Яр Чаллы «Татсельхозводстрой» тресты автомобильләр ремонтлау остаханәсе башлыгы.
1991―1995 елларда ― Ютазы районы «Сельхозтехника» район берләшмәсе идарәчесе.
1995―1999 елларда ― Тукай районы хакимияте башлыгы урынбасары ― авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
1999―2011 елларда ― «Яр Чаллы икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры.
2011―2016 елларда ― «Чаллы икмәк продукты» АҖ генераль директоры.
2018 елдан ― «Агрокомплекс +» ҖЧҖ (Калморза, Минзәлә районы) генераль директоры[5].
2018 елның 6 мартыннан «Агромай» ҖЧҖ (Камыштамак, Минзәлә районы) җитәкчесе[6].
Күп мәртәбә гомумроссия һәм халыкара чараларда катнашкан, мәсәлән, «Европа―2003» халыкара күргәзмәсендә (Утрехт, Голландия) Татарстанны тәкъдим иткән[3].
Remove ads
Иҗтимагый эшчәнлеге
III (2004―2009)[7], IV (2009―2014), V (2014―2019)[8] чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре[9]
- 2003 ― Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре [9]
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- 2014 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте ― республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен [10]
- «Россиянең агросәнәгать комплексын үстергән өчен» алтын медале
- 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә аерым өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен[11]
- 2024 ― «Дуслык» ордены ― авыл хуҗалыгы комплексын үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан[12]
Remove ads
Шәхси тормышы
Гаиләле. Хатыны Лилия. Ике улы. Чаллыда яшиләр. Автоспорт, тау чаңгысы, ат спорты белән мавыга[4].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads