Акарология
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Акарология (гр. akari талпан + logos тәгълимат) — зоологиянең талпаннар анатомиясен, систематикасын, экологиясен һәм таралуын, аларның кеше, хайван һәм үсемлекләр патологиясендәге ролен, аларга каршы көрәш чараларын өйрәнә торган бүлеге.
Талпан төрләренең күплеге, аларның бөтен Җир шарында таралуы, төрле ландшафт шартларына яраклашуы, күп төрләренең паразитларча яшәве буынтыгаяклыларның әлеге төркемен фәнни өйрәнүнең киң үсүенә булышлык итте. Акарологиягә рус галимнәреннән В.М.Шимкевич, В.А.Вагнер, А.А.Бялыницкий-Бируля, чит ил галимнәреннән инглиз галиме Дж. Г. Неттолл һәм аның фикердәшләре зур өлеш керттеләр.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads