Зоология

From Wikipedia, the free encyclopedia

Зоология
Remove ads

Зоология (бор. грек.  хайваннар фәне) - хайваннар патшалыгы вәкилләрен өйрәнә торган фән, биологиянең төп бүлекләренең берсе. Галимнәре зоологлар дип атала. Хәзер хайваннарның ике миллион төре билгеле[1]. Аларны берничә йөз сыйныфка һәм егерме типка бүләләр[2]. Һәм һәрвакыт яңа төрләр ачыла.

Кыска фактлар Кыскача исем, Өйрәнелгән тармак ...
Remove ads

Зоология бүлекләре

Зоология үзе дә берничә өлешкә бүленә:

Remove ads

Зоология тарихы

Thumb
Аристотель (384-322 б.э.к.)
Thumb
Жорж Луи Леклер де Бюффон (1707-1788)

Зоология — борынгы фән. Антик дөнья вакытларында да зоология буенча күзәтүләр үткәрелде. Күп галимнәр, сугыш йөрешләрендә катнашып, алар килгән җирнең фаунасы турында белешмә язганнар.

Беренче хайваннар классификациясен Аристотель тәкъдим иткән. Ул аларны ике зур төркемгә бүлгән: канлыларга һәм кансызларга. Беренче эволюцион теорияне Аристотель ясаган. "Хайваннарның тарихы", "Хайваннарның өлешләре турында", "Хайваннарның күчүе турыда" һ.б. хезмәтләре биологиянең үсешүенә нык тәэсир иткән. 500ләп хайваннарның төрләре турында белешмә биргән, тавык йомырткасында организм үсүен күзәткән, акулаларның күбәюен өйрәнгән. Аристотель "Хайваннар баскычын" - хайваннарның кыенлыгы буенча төзелгән классификацияне - уйлап тапкан. Бу баскыч Аристотельдән соңрак галимнәр белән дә кулланылган; аңа яңа катлар кушканнар (мәсәлән, фәрештәләр һәм архфәрештәләр өчен)[1][2] 1749 елда Жорж Луи Леклер де Бюффон бөтен тормышының хезмәтен - "Табигый тарих"ын яза башлаган. Бу хезмәттә ул хайваннарның охшашлыгын дәллиләгән.

Thumb
Карл Линней (1707-1778)

Карл Линнейның бүгенге көн биологик классификация системасына нигез салуы зоологиягә нык тәэсир иткән.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук кара

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads