Аксай (Ростов өлкәсе)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Аксай (Ростов өлкәсе)
Remove ads

Аксай (рус. Аксай) — Ростов өлкәсендәге шәһәр, Аксай районының административ үзәге.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Халык саны — 41 984 кеше (2010).[3]

Remove ads

Исем чыганагы

Аксай атамасы «ак су» сүзләреннән чыккан.[4]

География

Шәһәр Аксай елгасының Тынга кушылган урында урнашкан. Көнбатышта Тындагы Ростов белән чиктәш. Төньяк Кавказ тимер юлының Аксай станциясе.

Тарих

Дон казаклары тарафыннан нигезләнгән. Беренче тапкыр 1570 елда Усть-Аксайская исеме астында телгә алына.

1936 елдан Аксай районы үзәге булып тора.

1957 елда шәһәргә үзгәртеп корыла.

Халык

1897[5]1939[5]1959[6]1970[7]1979[8]1989[9]2002[10]2010[3]
~7 600 ~9 800 15 518 21 994 29 987 33 389 38 012 41 984

Милли состав (2002): руслар — 89,8%, украиннар — 3,0%, әрмәннәр — 2,5%, әзериләр — 1,6%.[11]

Икътисад

Аксай — Ростовның сәнәгый иярчен шәһәре.

"Химпродукт" җитештерү берләшмәсе. "Аксайкардандеталь" заводы, консерв, пыяла заводлары һ. б. Идел-Дон елга пароходчылыгы флотының ремонт-файдалану базасы.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads