2010 ел
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
2010 (ике мең унынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча җомга көнне башлана. Бу безнең эраның 2010 елы, III меңьеллыкның 10 елы, XXI гасырның 10 елы, XXI гасырның 1 унъеллыгының 10 елы, 2010 елларның 1 елы. 2010 елдан бирле 15 ел үтте.
- Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Ак барс» елы.
- Татарстанда һәм Россиядә укытучы елы.
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Милади тәкъвим | 2010 MMX |
Юлиан тәкъвим | 2009—2010 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7518—7519 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2762—2763 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5770—5771 ה'תש"ע — ה'תשע"א |
Һиҗри тәкъвим | 1431—1432 (8 декабрьдан) |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4502—4503 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1459 ԹՎ ՌՆԾԹ |
Кытай тәкъвиме | 4706—4707 (14 февральдан) 己丑 — 庚寅 сары үгез — ак юлбарыс |
Хәбәш тәкъвим | 2002 — 2003 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2066—2067 |
- Шака самват | 1932—1933 |
Шәмси тәкъвим | 1388—1389 |
Буддачылык тәкъвиме | 2553 |
Япон ел исәбе | 22 ел Хэйсэй |
Remove ads
Вакыйгалар

- 4 гыйнвар — Дубай манарасы ачылды.
- 4 февраль — Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.


- 13 февраль — Ванкуверда (Канада) XXI кышкы олимпия уеннары старт алды.
- 25 март — Рөстәм Миңнеханов ант китергәннән соң Татарстан президенты вазифаларын үтәүгә кереште[1][2].
- 29 март — Мәскәү метросында террористик акт нәтиҗәсендә 40-лап кеше үлә.
- 10 апрель — Смоленск янында булган авиаһаләкәт нәтиҗәсендә Польша президенты Лех Качиньский вафат була.
- 9 май — Бөек Ватан Сугышында ССРБ-ның җиңүенә 65 ел.
- 11 май — Дэвид Кэмерон Бөекбритания премьер-министры вазифасына керешә.
- 14 май — Озак реставрациядән соң Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы ачыла.
- 29 май — Норвегия башкаласы Ослода үткән Евровидение 2010 җыр бәйгесендә Алмания вәкиле Лена Майер-Ландрут җиңү яулый.
- 30 июнь — Россиянең Yandex эзләнү системасы кулланучыларына татарча интерфейсын тәкъдим иткән[3].
- 11 июль — КАҖ-да 2010 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Испания җиңү яулый[4].
- 27 июль — Кыргызстан конституциясе кабул ителә.
- 31 август — АКШ президенты Барак Обама рәсми төстә Гыйракта хәрби гамәлләрнең тәмамлануын игълан итте[5].
- 12 сентябрь — Төркиядә конституцион үзгәрешләр турында референдум уза.
- 28 сентябрь — Россия президенты Дмитрий Медведев «президент ышанычын югалту» сәбәпле Мәскәү мэры Юрий Лужковны вакытыннан алда вазифасыннан алды[6].
- 5 ноябрь — Кущевская станица вакыйгасы (Краснодар крае).[7]
- 25 ноябрь — Гданьск шәһәрендә Польша татарларына һәйкәл ачыла.[8]
- 11 декабрь — Мәскәүнең Манеж мәйданында футбол җанатарлары битлеге астында рус милләтчеләре тәртипсезлекләр оештыра[9].
- 30 декабрь — Казан метросының «Кәҗә бистәсе» станциясе ачыла[10].
- Төньяк ярымшарында аномаль эсселек.
Remove ads
Вафатлар
- Төп мәкалә: 2010 елда вафатлар исемлеге


- 5 февраль — Галимҗан Хөсәенов, футболчы, ССРБ чемпионы (1937—2010).
- 16 февраль — Флүс Латыйфи, татар язучысы.
- 17 февраль — Харис Якупов, татар рәссамы.
- 13 март — Мансур Хәсәнов, әдәбият галиме, Татар энциклопедиясе институты директоры.
- 22 март — Валентина Толкунова, рус җырчысы.
- 10 апрель — Лех Качиньский (60), Польша президенты.
- 14 апрель — Пётр Прихожан, шагыйрь.
- 23 апрель — Айрат Арсланов, татар артисты, нәфис сүз остасы.
- 3 май — Питер О’Доннелл, инглиз язучысы, сценарист.
- 18 май — Илдар Мәннанов, татар каһарманы, милли хәрәкәт әгъзасы.
- 28 май — Фатыйма Вәлифф, Австралия татарлары милли-мәдәни хәрәкәте әгъзасы.
- 29 май — Әнвәр Тайсин, географ, педагог, фән докторы, дәреслекләр авторы.
- 1 июнь — Андрей Вознесенский, рус шагыйре, рәссам, архитектор.
- 12 июнь — Фуат Мансуров, татар дирижеры.
- 26 июль — Ләбибә Ихсанова, татар язучысы.
- 29 август — Фуат Вәлиев, тарихчы.
- 2 октябрь — Галия Измайлова, балет биючесе, ССРБ халык артисты (1962).
- 2 октябрь — Альберт Яхин, язучы, әдәбият галиме, популяр дәреслекләр авторы.
- 9 октябрь — Фәридә Кудашева, татар җырчысы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты.
- 11 октябрь — Миркасыйм Госманов, татар галиме, язучы, тарихчы.
- 10 ноябрь — Шаген Донгарян, «Татнефтестрой» башлыгы.
- 28 декабрь — Рафаил Фатыйхов, татар артисты.
Remove ads
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары[11]

- Ркаил Зәйдулла, шагыйрь.
- Фоат Садриев, язучы.
- Владимир Федотов, баянчы.
- Асия Миңнуллина, сынчы.
- Илдар Ханов, сынчы.
Нобель премиясе лауреатлары
- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Эдвардс, британ галиме[12].
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Андре Гейм һәм Константин Новоселов[13].
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — АКШ галиме Ричард Һек, Япониядән Э-ти Нэгиси һәм Акира Судзуки[14].
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Марио Льоса, испан язучысы[15].
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Питер Даймонд, Дэйл Мортенсен һәм Кристофер Писсаридес[16].
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Лю Сяобо[17].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads