Александр Безредка

From Wikipedia, the free encyclopedia

Александр Безредка
Remove ads

Александр Михайлович Безредка (1870 елның 27 марты, Одесса - 1940 елның 28 феврале, Париж ) - Француз микробиологы һәм иммунологы ; Илья Мечников студенты.

Кыска фактлар Александр Безредка, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биографиясе

Александр 1870 елда Одессада (хәзерге Украина ) Э.Иш-Но`оми. Иудей псевдонимы астында басылыучы язучы гаиләсендә туган. Гимназияне тәмамлагач, Одессадагы Новороссийск университетының физика һәм математика факультетының табигый фәннәр бүлегендә белемен дәвам итә (хәзер - И. И. Мечников исемендәге Одесса милли университеты). Бу университет стеналары эчендә А. М. Безредка химия белән мавыга. Ул беренче фәнни тикшеренүләрен Н. Д. Зелинскийҗитәкчелегендә үткәрә. «Опыт истории развития стереохимических воззрений» басмасы өчен университет җитәкчелеге А. М. Безредканы алтын медаль белән бүләкләй.

1892 елда университетны тәмамлагач, Александр Безредка Киев яки Мәскәү университетының медицина факультетына керергә тырыша. Ләкин аның фәнни карьерасын Россиядә дәвам итү аның христиан динен кабул итүеннән соң гына мөмкин була. Шуңа бәйле рәвештә, Безредка Франциягә китә, имтихан тапшырмыйча, ул Сорбонна медицина факультетының икенче курсына укырга керә. Шул ук вакытта, Александр Пастер институтының лабораторияләренең берсендә ирекле башлангычта препаратор булып эшли. 1897 елда университетны тәмамлагач, Безредка Пастер институтында, институт директоры урынбасары И. И. Мечников җитәклгән морфологик микробиология лабораториясендә штаттагы ассистент булып эшләвен дәвам итә. 1910 елда ул профессор, 1919 елда бу институт директоры урынбасары була. Чит илдә яшәп, Безредка Россия фәннәре белән тыгыз бәйләнештә кала. Аның җитәкчелегендә күп Россия галимнәре эшләй.

А. М. Безредка 1940 елның 28 февралендә Парижда вафат була.

Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

А. М. Безредканың төп хезмәтләре иммунитет проблемасына багышланган. 1906 елда ул, организмны десенсибилизацияләү юлы белән анафилактик шокка каршы көрәш ысулларын табарга тырышып, анафилаксия проблемаларын өйрәнә башлай (терминның авторы шулай ук Безредкага карый). Ул тәкъдим иткән кулланылучы сывороткаларны «сыворотка авыруы»н үстерү планында куркынычсызрак иткән ысул классик дип санала һәм дөнья фәнни әдәбиятында аның исеме белән бәйле. Бу ысулның асылы бик гади: беренчедән, кирәкле сыворотканың бер яки берничә кечкенә дозасы организмга шприц ярдәмендә кертелә, һәм 4 сәгатьтән соң - бөтә калган күләме.

А. М. Безредканың 12 ел, 1913 елдан 1925 елга кадәр алып барган җирле иммунитет проблемаларын өйрәнүләре зур танылганлык ала. Аның теориясе, иммунитеттың автономно, бөтен организмның дөйөм катнашыннан башка барлыкка килү мөмкинлеген кире каккан оппонентлар ягыннан җитди тәнкыйтькә дучар булуга карамастан, А.М. Безредканың җирле иммунизация ысулы кайбер инфекцияләрне профилактикалау өчен кулланылыш таба. Безредка буенча иммунизация  столбняк, корсак тифы, дизентерия, холера, Себер җәрәхәте, оспа, стрептокококк һәм стафилококк инфекциясенә каршы кулланыла. Җирле иммунитет турында теория хирургиядә, дерматологиядә, гинекологиядә һәм офтальмологиядә  йогышлы авыруларны дәвалауда һәм профилактикалауда практик кулланылыш таба.

A. М. Безредка микроорганизмнар турындагы фәннең башка аспектларына да зур игътибар бирә. Шулай итеп, мәсәлән, ул өч ел туберкулез бактерияләрен үстерү өчен иң уңышлытуклану мохите эзләй, нәтиҗәдә өч көн эчендә кирәкле культураны үстерергә мөмкинлек бирүче мохит алына.

Александр Михайловичның соңгы тикшеренүләре яман шеш авыруларына каршы көрәшү ысулларын өйрәнүгә багышлана. Аның үлеме шешкә каршы вакциналар эзләүдә кызыклы экспериментларны өзә.

Хезмәтләре

  • Местная иммунизация, пер. с франц. — Париж, 1926;
  • О значении раздражителей в инфекции и иммунитете // Журнал экспериментальной биологии и медицины. — 1927. — № 18;
  • Анафилаксия и антианафилаксия, пер. с франц. — М., 1930.
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads