Француз теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Француз теле
Remove ads

Француз теле яки франсуз теле (le français, la langue française) – французлар теле (Франциядә рәсми рәвештә). Шулай ук, Бельгия, Швейцария, Канада дәүләтләрендә рәсми буларак кабул ителгән. Франсуз теле Африканың күп илләрендә, Кариб утрауларында (Һаити һ.б.), Француз Гвианасында рәсми теле буларак кулланыла.

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...

Франсуз теле телләрнең һинд-аурупа гаиләлеге, роман төркеме, галло-роман астөркеменә карый.

Француз теле халык латин теленнән килеп чыккан һәм аннан бүтән роман телләренә караганда иң ерак киткән.

БМОның 6 рәсми һәм эш теленең берсе. Берничә төбәк хөкүмәт оешмасының, мәсәлән, Африка Берлегенең һәм Европа Берлегенең рәсми теле яки эш теле.

Француз теле күп кенә халыкара оешмаларның рәсми теле булып тора һәм чит тел буларак иң укытыла торган телләрнең берсе санала.

Thumb

Франкофония оешмасы буенча француз телендә 274 миллион кеше сөйләшә ала.

Альянс Франсез оешмасы максаты чит илләрдә француз теле һәм француз мәдәниятен үстерү булган оешма.

2010 елга Альянс Фрнасезның 135 илдә 461 000 укучысы булган:

Африка: 38 ил, 129 Альянс Франсез бүлеге, 83 163 укучы;

Төньяк Америка: 2 ил, 133 Альянс Франсез бүлеге, 36 128 укучы ;

Латин Америкасы, Кариб илләре: 33 ил, 274 Альянс Франсез бүлеге, 169 675 укучы;

Азия, Океания: 30 ил, 78 Альянс Франсез бүлеге, 114 615 укучы;

Европа: 33 ил, 354 Альянс Франсез бүлеге, 88 801 укучы.

1960-1970 елларга кадәр Себердә татар уку йортларында нәкъ француз теле чит тел буларак укытыла, чөнки француз һәм татар махсус авазлары арасында охшашлык бар (ә, ү, ң, ө). Мәсәлән: maison - мезоң (йорт), rue - рү (урам), coeur - көр (йөрәк), la situation - лә ситүәсьоң (хәл).
Француз телендә хатын-кыз родында һәм ир-ат родында үзгәрә торган билгеле булу һәм билгесезлек артикльләре бар.

Remove ads

Тарих

Халык латин теле үсеше

Рим гаскәрләре, иң элек Галлия (бүгенге Франция) территориясендә б.э.к. 154 елда килеп, б.э.к. 51 елда аны тулысынча яулап алган дип санала. Римлылар, галлар һәм империянең башка өлкәләреннән китерелгән коллардан торган җәмгыятьтә төп теле урынын латин теле алган, шулай ук ул фән һәм мәдәният теле иде. Моңа да карамастан, галл телләре VI гасырга кадәр яшәгән. Француз теле халык латин теленә нигезләнә, ләкин шул вакытта формалашуына классик латин теле һәм кельт телләре йогынты ясый торган иде. V гасырда Көнбатыш Рим империясе җимерелү һәм Урта гасырлар башлану белән, классик латин теленең йогынтысы кимеп киткән, шунлыктан җирле диалектлары баба теленнән тизрәк арына башлаган. Мәсәлән, IIIII гасырларда сүз башындагы /sk/, /sp/, /st/ тезмәләрендә протетик сузык, барлыкка килеп, Галлия латин теле вариантында калган: scribere > escrivere (хәз. фр. écrire); spatha > espa(t)a (шпага, хәз. фр. éрéе); stabulum > establu (өстәл, хәз. фр. étable). /h/ авазы тулысынча юкка чыккан, күп иҗекле сүзләр ахырындагы /m/ да юк ителгән: portam > porta.

Подробнее Классик латин теле сузыклары, Латин язуы ...

486 елда франклар нәселләренең берсенең короле Хлодвиг Галлияне басып алу сугышларын башлый. Ләкин яулап алган җирләрдә мәҗүси франклар, Рим мәдәниятен үзләштереп һәм христиан динен кабул итеп, латин теленә күчә. Шул ук вакытта борыңгы франк теле аңа зур йогынты ясый: күп алынмалар кулланыла башлый, аларның белән юкка чыккан /h/ авазы яңадан барлыкка килә. VVIII гасырларда сузыклар түбендәгечә үзгәрелә барган:

Подробнее Басымлы ачык иҗекләрдә, Барлык очракларда ...

Моннан тыш, VI гасырдан әүвәл еш кына басымсыз сузыклар юкка чыккан яки редукцияләнеп калган: calidum > caldu (эссе, кайнар, хәз. фр. chaud), oculum > oclu (күз, хәз. фр. œil), pede > pied (аяк), porta > porte (ишек). /e/, /i/ алдындагы /g/ һәм /k/ авазлары, ничәдер баскычтан кичеп, нәтиҗәдә /d͡ʒ/ һәм /t͡s/ ителеп нечкәргән; өстәвенә, /a/ алдында бу авазләр /d͡ʒ/ һәм /t͡ʃ/ ⟨ch⟩ ителгән. V гасырдан соң /bj/ һәм /vj/ тезмәләре /d͡ʒ/'га, /pj/ тезмәсе исә /t͡ʃ/'га алмаштырылган. V гасырдан интервокаль (ике сузык арасындагы) /b/, /d/ һәм /ɡ/ тартыклары /β/, /ð/ һәм /h/ яңгырашын алган, сузык артындагы сүз ахырындагы /t/ /θ/'га әйләнгән.

Иске француз теле

Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә иске француз теле пәйда булган. Иске француз телендәге иң әүвәл билгеле документ ул — 842 елда язылган «Страсбург анты» (Serment de Strasbourg).

IXX гасырларда /m/ һәм /n/ алдындагы сузыклар назализацияләнгән, сузык һәм тартык арасында /l/ авазы /ɫ/'га, аннары /u̯/'га әйләнгән, шулай ук XI гасырда /u̯o/ > /u̯e/ һәм /ou̯/ > /eu̯/ үзгәрешләре килеп чыккан, шунлыктан сузыклары (монофтонглар, дифтонглар, трифтонглар) күбәеп калган. Алар түбендәгечә үзгәрелә барган (үзгәрешләр бер үк вакытта башланмаган, кайбер урта стадияләр күрсәтелмәгән):

Подробнее XII гасыр, XVII гасыр ...
Remove ads

Фонетика

Тартыклар

Подробнее Артикуляция ысулы, Артикулция урыны ...

Сүз ахырында тартыклар саңгыраулаштырылмый.

Сузыклар

Француз телендә 11 чиста сузык: /a/, /ɑ/, /ɛ/, /e/, /i/, /œ/, /ø/, /u/, /y/, /ɔ/, /o/; моннан тыш, борын сузыклары бар: /ã/, /ɔ̃/, /ɛ̃/, /œ̃/.

Сөйләм агышы

Сөйләм агышында сүзләр ритмик төркемнәргә берләшә. Ритмик төркемне киләсе сүзләр тәшкил итә ала:

  • мөстәкыйль сүз белән ярдәмлек сузләре,
  • фигыль белән алмашлык,
  • күп сүзле төшенмәләр һәм фразеологик сүз тезмәләре,
  • аергыч + баш сүз,
  • баш сүз + бер иҗекле аергыч.

Тоташу (рус. сцепление, фр. enchaînement) — 1нче сүзнең ахрындагы тартык һәм 2нче сүзнең башындагы сузыктан бер иҗек ясалуы. Ритмик төркемдә, шулай ук синтагмада мәҗбүри.

Бәйләшү (рус. связывание, фр. liaison) — бер сүзнең ахрыгы тавышсыз тартыгының әйтелүе һәм киләсе сүз белән тоташуы. Шул очракта тартык укылышы үзгәрелә ала:

Подробнее Хәреф, Укылыш (ХФӘ) ...

Моннан тыш, борын сузыгына тәмамланган сүзләр /n/ авазы барлыкка килеп киләсе сүз белән бәйләшә.

Бәйләшү мәҗбүри булган очраклар:

  • тартым яки күрсәтү алмашлыгы яки артикль һәм киләсе сүз арасында: les ͜ amis «дуслар»,
  • сан яки асыл сыйфат артында: un grand ͜ appartement «зур квартира»,
  • алмашлык белдергән ия һәм фигыль арасында: ils ͜ écrivent «алар яза»,
  • avoir, être фигыльләре формалары артында: je suis ͜ étudiant «мин студент»,
  • dans, chez, sans, sous, en бәйлекләре артында: dans ͜ une maison «[әллә нинди] өйдә»,
  • très, trop, plus, bien рәвешләре артында: très ͜ attentif «бик игътибарлы»,
  • фразеологик сүз тезмәләрендә: de temps ͜ en temps «кайчакта» (сүзгә-сүз «чактан чакка»).

Бәйләшү мөмкин булмаган очраклар:

  • исем белдергән ия һәм хәбәр арасында: les élèves | étudient «студентлар укый»,
  • исем һәм аергыч арасында: les jours | heureux «бәхетле көннәр»,
  • et теркәгече артында: moi et | elle «мин һәм ул»,
  • җиңелчә сулышлы h алдында: très | haut «бик югары»,
  • алмашлык белдергән ия һәм үткән заман сыйфат фигыле арасында: Sont-ils | entrés ? «Кергәннәрме?»
Remove ads

Грамматика

Морфология

Исем

Күплек саны формасын ясау берничә ысуллары кулланыла.

Подробнее Ысул, Кулланылыш ...

Моннан тыш, француз телендә ир-ат һәм хатын-кыз родлары бар.

Сыйфат

Сыйфат исем белән род һәм сан буенча яраша. Ир-ат роды биш сыйфаты сузыктан яки h'тан башлаган сүз алдында үзгәрелә:

Подробнее Гади форма, Сузык яки h алдында ...

Хатын-кыз роды формасын ясау төп кагыйдәсе ир-ат роды формасына -e кушылуыннан гыйбарәт, ләкин чыгармалар да бар:

Подробнее Ир-ат роды, Хатын-кыз роды ...

Моннан тыш, кайбер очракларда регуляр үзгәрешләр килеп чыга:

Подробнее Ир-ат роды, Хатын-кыз роды ...

Күплек саны формасын ясау берничә ысуллары кулланыла.

Подробнее Ысул, Кулланылыш ...

Өстәвенә, beau/bel, nouveau/nouvel, vieux/vieil, fou/fol, mou/mol сүзләренең күплек саны берәр формасы гына бар, алар гади формаларыннан ясала: beaux, nouveaux, vieux, fous, mous.

Подробнее Чагыштыру дәрәҗәсе, Ясалышы ...

Гади сыйфатлардан тыш, күрсәтү, тартым сыйфатлар һәм билгесез сыйфатлар бар, төрләнеше махсус һәм күптөрле.

Сыйфат төрле родлы исемнәр яки алмашлыклар төркеменә караса, ул ир-ат формасында тора: Marie (хатын-кыз) et Pierre (ир-ат) sont intelligents (ир-ат формасы) «Мари белән Пьер акыллы»; gens «кешеләр» сүзе төрле очракларда төрле родлы сыйфатлар белән кулланыла.

Иң еш кулланыла торган сыйфатлар (bon «яхшы», mauvais «яман», grand «зур» һ.б.), шулай ук күрсәтү, тартым сыйфатлар, билгесез сыйфатлар һәм quel «кайсы» сүзе исем алдыннан килә ала, башкалар бөтенесе исә исем артыннан киләргә тиеш.

Фигыль

Француз телендә фигыльнең зат, сан, заман, юнәлеш (рус. залог) һәм төркемчә (рус. наклонение) категорияләре бар.

Подробнее Спряжение, Фигыльләр ...

Ике сыйфат фигыль төре бар: participe présent һәм participe passé. Participe présent формасы ясау өчен -ons'сыз Présent заманы 1-нче зат күплек саны формасындагы фигыльгә -ant кушыла; participe passé формасы ясау өчен I спряжение фигыле нигезенә , II спряжениенекенә -i ялгана; III спряжение өчен уртак кагыйдә юк. Дүрт төркемчә бар: хикәя фигыль (рус. изъявительное наклонение, фр. mode indicatif), боерык фигыль (рус. повелительное наклонение, фр. mode impératif), шарт фигыль (рус. условное наклонение, фр. mode conditionnel), субъюнктив (рус. сослагательное наклонение, фр. mode subjonctif). Боерык фигыльдән башка барысының да үз заман системалары бар. Гади заманнарда фигыль үзе, катлаулы заманарда исә ярдәмчел аның белән фигыльләр кулланыла.

Подробнее Төркемчә, Үткән заманнар ...
Подробнее Хикәя фигыль, I спряжение ...
Подробнее Төркемчә, Заман ...
Remove ads

Шулай ук карагыз

Әдәбият

  • THE BANCROFT FRENCH DICTIONARY - FRENCH-ENGLISH/ENGLISH-FRENCH - BANCROFT•LONDON
  • Виктория Клюева — ФРАНЦУЗСКИЙ ЯЗЫК С НУЛЯ — Питер, 2014 — ISBN 978-5-496-00580-7
  • Н.Брель, Н.Пославская — Русско-французский разговорник для путешественников. Bon voyage — Питер, 2014 — ISBN 978-5-496-00072-7
  • Городецкий Р.А., Самохотская И.С. Французский язык для студентов-историков: Учеб. для ист. фак. пед. вузов. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Высш. шк., 1991. — 335 с. — ISBN 5-06-001610-0
  • Французский язык. Справочник школьника / Е. В. Агеева; Научный редактор Т. Л. Королёва. — М.: Филол. о-во «Слово», «Ключ-С», АСТ, Центр гуманитарных наук при факультете журналистики МГУ им. М.В.Ломоносова, 1997. — 480 с. — ISBN 5-15-000746-3
  • Н.Б. Жукова, К.Н. Дауэ — Справочник по грамматике французского языка. Для старших классов средней школы. — Государственное учебно-педагогическое издательство Министерства Просвещения РСФСР, 1963
  • Популярный самоучитель французского языка +CD / Н. Демазюр, Н. Путилина.  Москва: Издательство АСТ, 2017. – 511, [1] с.: ил. + CD. – (Популярный самоучитель). ISBN 978-5-17-098840-2
  • К.А. Аллендорф — Очерк истории французского языка. Пособие для преподавателей. — Государственное учебно-педагогическое издательство Министерства Просвещения РСФСР, 1959
  • Бойцов М. А. — Гомуми тарих. Урта гасырлар тарихы : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек / М. А. Бойцов, Р. М. Шукуров; Русчадан И. И. Кадыйрова, Т. Р. Гыймадиева тәрҗ. — Казан : Мәгариф, 2008. — 319 б.: рәс. б-н.. ISBN 978-5-7761-1841-8
Remove ads

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads