Александр Ковальски
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Александр Ковальски ( 8 (20) апрель, 1858 ел, Казан - 23 июнь (6 июль),1902 ел, Санкт-Петербург ) - Россия астрономы .
Remove ads
Биография
Александр Марианович Ковальски 1858 елның 8(20) апрелендә Казанда туган. Казан университеты обсерваториясе директоры М. А. Ковальскиның улы.
1 нче Казан гимназиясендә белем алганнан соң, Казан университетының физика-математика факультетында укыган.
Хезмәт эшчәнлеге
1880 елда, университетны тәмамлагач, шунда штаттан тыш ассистент булып кала.
1882 елдан асситент булып эшли.
1889 елдан Казан обсерваториясенең астроном-күзәтчесе, кечкенә планеталарны күзәтә.
1894 елда, Бредихин чакыруы буенча, ул Пулково обсерваториясендә эшли башлый: башта адъюнкт-астроном, 1897 елдан өлкән астроном була.
Күзәтүләренең киң сериясе 1912 елда дөнья күрә. Аның башка хезмәтләре: «Rectascensionen der Pulkowaer Hauptsterne aus d. Cataloguer 1845, 1865 und 1885 abgeleitet» (1902)
«Наблюдения пассажным инструментом в первом вертикале» (Казань, 1893).
Александр Ковальски 1902 елның 23 июнендә Фин култыгында су коенганда батып үлә. Пулково зиратында җирләнгән .
Remove ads
Әдәбият
- Некролог // Исторический вестник. Историко-литературный журнал. — 1902. — Т. LXXXIX — С. 660.
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads