Санкт-Петербург

Русия Федерациясенең федераль әһәмиятендәге шәһәр, Ленинград өлкәсенең административ үзәге, Русия Империясенең элекке башкаласы From Wikipedia, the free encyclopedia

Санкт-Петербург
Remove ads

Санкт-Петербург[38][39] (рус. Санкт-Петербург, фин. Pietari, кар. Pietari/Пиетари) (17031914 елларда Санкт-Петербург, 19141924 елларда — Петроград, 19241991 елларда — Ленинград) — Россия Федерациясенең федераль дәрәҗәле шәһәр, элек Россия Империясе башкаласы булган. 1703 елда нигез салынган. Халык саны 4 953 219 кеше (2012 ел). Миллионлы шәһәрләр арасында Россиядә иң төньяк шәһәр. Тулысынча Аурупада урнашкан һәм башкала булмаган халык саны буенча иң зур шәһәр. Шәһәрдә Россия Федерациясе Конституция мәхкәмәсе урнашкан.

Кыска фактлар Халык саны, Нигезләнгән ...
Remove ads

География

Төп мәкалә: Санкт-Петербург географиясе

Географик урнашу

Санкт-Петербург Россиянең төньяк-көнбатышында, Нева буе түбәнлеге чикләрендә, Балтыйк диңгезенең Фин култыгында урнаша.

Шәһәрнең уртача биеклеге — 1-5 м (үзәк районнары), 5-30 м (төньяк районнары), 5-22 м (көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнары); иң биек ноктасы — 176 м.

Подробнее Санкт-Петербургтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...

Һидрография

Thumb
Санкт-Петербургның космостан күренеше

Санкт-Петербург Нева елгасының ике ярларында, аның дельтада урнаша. Шулай ук шәһәрдә Нева елгасының култыклары (Зур һәм Кече Нева, Зур, Урта һәм Кече Невкалар, Фонтанка, Мойка, Екатерингофка, Крестовка, Карповка, Ждановка, Смоленка, Пряжка, Кронверк бугазы), кушылдыклары (Ижора, Славянка, Мурзинка, Охта, Чёрная речка) һәм якынча 20 ясалма каналлар агалар. Шәһәр чикләрендә Нева киңлеге — 340—650 м, тирәнлеге 14-23 м. Шәһәрнең су объектлары аша 800дан артык күпер салынган, шул исәптә 218 җәяүлеләр күпере һәм 8 ачыла торган күпер.

Сәгать поясы

Санкт-Петербург халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат

Шәһәр климаты — уртача, уртача континенталь климатыннан уртача диңгез климатына күчүче.

Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 2010 елның 7 августында тәшкил ителгән — +37,1 °C, иң түбән 1883 елның 11 гыйнварында −35,9 °C. Санкт-Петербургта ел буенча 600—700 мм атмосфера дуеннары ява, күбесе — апрельдән октябрьгә кадәр.

Подробнее Санкт-Петербург климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Тарих

Петербург урнашкан территория 9-10 гасырларда Новгород җиренә караган. 15 гасырда Петербург урынында Новгород җөмһүриятенә караган авыллар урнашкан. 1478 елдан Рус дәүләте составында. 17 гасыр башларында шведлар Нева ярларын басып алып, Охта елгасы тамагында Ниеншанс ныгытмасын нигезлиләр. Рус гаскәре 1703 елның 1 (12) маенда бу ныгытманы басып ала һәм 16 (27) майда Пётр I Заячий (фин. Jänissaari) утравында Санкт-Питер-Бурх (соңрак Петропавловск) ныгытмасына нигез салган. 1703-04 елларда Котлин утравында Кроншлот ныгытмасы нигезләнгән (1723 елдан Кронштадт). 1704 елда Неваның сул ярында Баш Адмираллыкка нигез салынган.

Шәһәр сәнәгать мәркәзе сыйфатында тиз үскән. 18 гасырның ахырында ук шәһәрдә 160 сәнәгый предприятие булган. 1708 елдан Петербург Ингерманландия, 1710 елдан Петербург губернасы үзәге. 1712-28 һәм 1732—1918 елларда — Россия башкаласы. Бу җирдә патша сарае (1712 елдан), Сенат (1713 елдан), коллегияләр (1718 елдан; 1802 елдан министрлыклар) һәм башка дәүләт учрежденияләре урнашканнар.

1905 ел 22 гыйнвар — Санкт-Петербургта «Канлы якшәмбе».

1941 елның 8 сентябреннән алып 1944 елның 27 гыйнварынача кала фашистлар тарафыннан блокадада тотыла.

Remove ads

Сәнәгате һәм икътисады

Шәһәрдә күп фәнни һәм карау-проектлау институтлары бар (Гипро, Арканлау һәм Антарктика ТИ, Цитология институты, Норильск никеленең Гипода институты һәм башкалар).

Шәһәрнең машиналар төзү сәнәгате әһәмиятле. Россиядә сырлы чит ил машиналары заводлары бар.

Сәүдә сәнәгате (Дикси, Әйләнчек, Спортмастер супермаркетлар).

Финанс тармагы — (Россия Саклык Банкысының акча чыгару дворы, Финам, Россия Саклык Банкысы).

Транспорт

Һава транспорты
  • Пулково аланы

Тимер юл транспорты

5 вокзал:

Ябылганнары
  • Варшава вокзалы
  • Охта вокзалы
  • Диңгез буе вокзалы

Төзелеш. «Мостострой № 6» ПАО — төзелеш компаниясе. Бүген оешма Ростов АЭС-2, универсаль оффшор бассейнны һ. б. корылмаларны төзүе. 1979 елда оешма Череповецта «Октябрьский күперне» төзиләр

Халык

Подробнее Халык саны ...
Remove ads

Административ-территориаль бүленеше

Санкт-Петербург 18 районына бүленә:

Thumb
Санкт-Петербургның административ-территориаль бүленеше
  1. Адмиралтейство районы
  2. Василеостровский районы
  3. Выборг районы
  4. Калинин районы
  5. Киров районы
  6. Колпино район
  7. Кызыл Гвардия районы
  8. Красное Село районы
  9. Кронштадт районы
  1. Курорт районы
  2. Мәскәү районы
  3. Нева районы
  4. Петроград районы
  5. Петродворец районы
  6. Диңгез буе районы
  7. Пушкин районы
  8. Фрунзе районы
  9. Үзәк районы
Районнар, үз чиратта, муниципаль округларга, шәһәрләргә һәм бистәләргә бүленәләр.

Шәһәр чикләрендә 111 шәһәрэче муниципаль берәмлек бар: 81 муниципаль округ, 9 шәһәр (Зеленогорск, Колпино, Красное Село, Кронштадт, Ломоносов, Павловск, Петергоф, Пушкин, Сестрорецк) һәм 21 бистә.[58].

Remove ads

Кардәш шәһәрләр

1. Үрдүн байрагы, Акаба
2. Мисыр байрагы, Искәндәрия
3. Казахстан байрагы, Алматы
4. Бельгия байрагы, Антверпен
5. Азәрбайҗан байрагы, Бакы
6. Таиланд байрагы, Бангкок
7. Испания байрагы, Барселона
8. Франция байрагы, Бордо
9. Польша байрагы, Варшава
10. Фәлистыйн байрагы, Вифлеем
11. Куба байрагы, Гавана
12. Франция байрагы, Гавр
13. Алмания байрагы, Һамбург
14. Польша байрагы, Гданьск
15. Италия байрагы, Генуя
16. Швеция байрагы, Гөтеборг
17. Австрия байрагы, Грац
18. Латвия байрагы, Даугавпилс
19. Алмания байрагы, Дрезден
20. Таҗикстан байрагы, Дүшәнбе
21. Әрмәнстан байрагы, Ирәван
22. Хорватия байрагы, Загреб
23. Финләндия байрагы, Иматра
24. Иран байрагы, Исфәһан
25. Канада байрагы, Квебек
26. КАҖ байрагы, Кейптаун
27. Украина байрагы, Киев
28. Шри-Ланка байрагы, Коломбо
29. Финләндия байрагы, Котка
30. Словакия байрагы, Кошице
31. Финләндия байрагы, Лаппеэнранта
32. Франция байрагы, Лион
33. АКШ байрагы, Лос-Анҗелес
34. Украина байрагы, Илбау
35. Бөек Британия байрагы, Манчестер
36. Словения байрагы, Марибор
37. Аустралия байрагы, Мельбурн
38. Финләндия байрагы, Миккели
39. Италия байрагы, Милан
40. Белорусия байрагы, Минск
41. Уругвай байрагы, Монтевидео
42. Һиндстан байрагы, Мумбаи
43. Украина байрагы, Николаев
44. Франция байрагы, Ницца
45. Украина байрагы, Әдис
46. Дания байрагы, Орһус
47. Япония байрагы, Осака
48. Кыргызстан байрагы, Ош
49. Франция байрагы, Париж
50. Россия байрагы, Петрозаводск
51. Греция байрагы, Пирей (1965)
52. Болгария байрагы, Пловдив
53. Чехия байрагы, Праһа
54. Көньяк Корея байрагы, Пусан
55. Бразилия байрагы, Рио-де-Жанейро
56. Латвия байрагы, Рига
57. Израиль байрагы, Ришон ле-Цион
58. Нидерландлар байрагы, Роттердам
59. Греция байрагы, Сәләник
60. АКШ байрагы, Сент-Питерсберг
61. Куба байрагы, Сантьяго-де-Куба
62. Россия байрагы, Севастополь
63. Төркия байрагы, Истанбул
64. Швеция байрагы, Стокһолм
65. Эстония байрагы, Таллин
66. Финләндия байрагы, Тампере
67. Грузия байрагы, Тбилиси
68. Финләндия байрагы, Турку
69. Көньяк Корея байрагы, Тэгу
70. Израиль байрагы, Хайфа
71. Судан байрагы, Хартум
72. Украина байрагы, Харковь
73. Финләндия байрагы, Һелсинки
74. Вьетнам байрагы, Хошимин
75. Кытай байрагы, Чыңду
76. Кытай байрагы, Шаңхай
77. Бөек Британия байрагы, Эдинбург
78. Италия байрагы, Венеция
79. Польша байрагы, Краков
80. Эстония байрагы, Тарту
81. Вьетнам байрагы, Хайфон
82. Литва байрагы, Каунас
83. Румыния байрагы, Констанца
84. Кытай байрагы, Чиңдау
85. Казахстан байрагы, Астана
86. Норвегия байрагы, Ставангер
87. КАҖ байрагы, Йоханнесбург
88. Кытай байрагы, Пекин
89. Аргентина байрагы, Мар-дель-Плата
90. Аргентина байрагы, Буэнос-Айрес
91. Россия байрагы, Воркута
Remove ads

Танылган шәхесләр

Татарлар

Remove ads

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Бүлек башының тексты

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads