Александр Спендиаров
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Александр Спендиаров (Спендиарян; әрм. Ալեքսանդր Սպենդիարյան; 1 ноябрь1871 ел, Каховка — 7 май 1928 ел, Ереван) — әрмән композиторы һәм дирижеры. Әрмән ССРның халык артисты (1926).
Н. Кленовский һәм Н. А. Римский-Корсаков шәкерте. Спендиаров — әрмән классик музыкасына нигез салучыларның берсе (Комитас , Т. Чухаджян һәм башкалар белән), талантлы композитор, күренекле музыка җәмәгатьчелеге эшлеклесе, яшьләрнең киңәшче-тәрбиячесе, дирижер. Үзе әйтүенчә, иҗат өчен материалны ул халык көйләреннән, әрмән шигъриятеннән, әдәбиятыннан һәм тарихыннан алган. Әрмән халык музыкасы традицияләренә тугрылыкны ул рус музыка классикасы тәжрибәсе белән бергә кушкан.
Remove ads
Биографиясе
Александр Афанасьевич Спендиаров 1871 елның 20 октябрендә (1 ноябрендә) Каховкада (хәзер Украинаның Херсон өлкәсендәге шәһәр) туган. Атасы Афанасий Авксентьевич, җир биләүче, урман сәнәгатьчесе була; әнисе — Наталья Карповна. Бала чагы Симферопольдә үтә.
Музыкаль сәләтләрен фортепианода әйбәт уйнаган анасыннан алган. Спендиаровның бала чагыннан ук күп төрле сәләтләре ачыла. Җиде яшеннән ул көй чыгара, тугыз яшьтән фортепиано белән скрипкада уйнарга өйрәнә башлый. 1890 елда, гимназия тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә күчә, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына укырга керә, биш елдан университетның юридик факультетын тәмамлый
1896 елда Н. А. Римский-Корсаков белән Спендиаров өчен хәлиткеч очрашу була. Римский-Корсаков аның композиторлык талантын югары бәяли һәм аны Петербург музыкантлары даирәсенә тәкъдим итә. Аннан соңгы елларда Спендиаров романслар, хор әсәрләре, оркестрлы вокал әсәрләре, инструменталь һәм оркестр пьесалар яза.
Соңгылары арасында ике «Кырым эскизлары» дәфтәре (1903 һәм 1912) белән «Өч пальма» (1905) дигән симфоник картинасы аерылып тора. Спендиаров Кырымда төпләнә, сирәк-ара Мәскәүгә, Петербургка, Тифлиска бара, анда дирижерлык итә. Ул рус мәдәниятенең билгеле эшлеклеләре — А. П. Чехов, Л. Н. Толстой, Ф. И. Шаляпин, А. М. Горький (аның поэмасы буенча бас һәм оркестр өчен «Балыкчы белән фея» дигән балладасын яза, 1902) белән аралаша; остазы Н. А. Римский-Корсаков, шулай ук А. К. Глазунов белән бик нык дуслаша.
Бала чагында Спендиаров Украинаның һәм Кырымның халык музыкасы белән таныша. Күп санлы украин һәм кырымтатар халык җырларын язып ала. 1921 елда «Украин сюитасы»н һәм Тарас Шевченконың «Васыять» дигән шигыренә музыка яза.
XX гасырның 20 елларында әрмән сәнгате белән кызыксынуы көчәя. 1922 елда Совет Әрмәнстан хөкүмәте Спендиаров Ереванга күчәргә һәм республиканың музыкаль тормышына җитәкчелек итәргә тәкъдим ясый. Бу чорда Спендиаров композиторлык, педагогик һәм музыкаль җәмәгатьчек тормышы активлаша. Халык әрмән музыкасының асылына тирән үтеп кергән Спендиаров оркестр өчен «Ереван этюдлары» (1925) һәм «Алмаст» операсын — әрмән музыкаль театрының иң якты әсәрләренең берсен — иҗат итә.
Композиторның башка әсәрләреннән симфоник оркестр өчен Концер вальсы (1906), тавыш һәм оркестр өчен «Бэда-вәгазьче» (1907) әсәре (М. И. Глинка премиясенә лаек булган) танылу алган.
1928 елның 7 маенда Ереванда вафат була.
Remove ads
Хәтер


- 1971 елда Спендиаровка багышлап СССР почта маркасы чыгарыла.
- 2000 елда Спендиаровка багышлап Әрмәнстан почта маркасы чыгарыла.
- Еревандагы Әрмән академия опера һәм балет театры А. Спендиаров исемен йөртә.
- Ереванда Спендиаровның йорт-музее бар.
- Кырымдагы Ялта шәһәрендә Спендиаров урамы бар. 1972 елдан Ялта музыка мәктәбе дә аның исемен йөртә.
- Кырымдагы Судак шәһәрендә үзәк урамнарның берсе Спендиаров урамы дип атала.
Remove ads
Гаиләсе
Спендиаровның кызы Марина репрессияләнә; 1950-нче еллар башында ул Слюдянкада тоткыннарның үзешчән түгәрәгенең сәнгать җитәкчесе була[3][4].Атасы турында китап яза, ул «Жизнь замечательных людей» сериясендә басылып чыга.
Спендиаровның кызы Елена билгеле авиаконструктор Владимир Мясищевта кияүдә була. Алар 1927 елда өйләнешә. 1930 елда кызлары Мария туа.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Әрмән ССРның халык артисты (1926)
- М. И. Глинка исемендәге премия (1908, 1910, 1912).
Төп әсәрләре
Сәхнә әсәрләре
- «Алмаст» операсы (София Парнок либреттосы)
- «Җеннәр патшасының җиде кызы» балеты
Оркестр музыкасы
- Концерт вальсы (1906)
- Оркестр өчен концерт увертюрасы
- Оркестр өчен «Кырым эскизлары» сюитасы — беренче һәм икенче дәфтәрләр (1903 һәм 1905)
- Лермонтов буенча «Өч пальма» симфоник картинасы (1906)
- «Ереван этюдлары» (1925)
Вокаль-симфоник музыка
Башкалар
- «Berceuse» менуэты;
- романслар.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads