Александр Турчинов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алекса́ндр Валенти́н улы Турчи́нов (укр. Олександр Валентинович Турчинов, 31 март 1964, Днепропетровск) — Украина сәсясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 2014 елның 23 февраленнән 7 июненә кадәр Югары Рада карары буенча Украина президенты вазифаларын башкарган (бөтен халык алдында сайланмаган).[1]
Remove ads
Биография
Александр Турчинов 1964 елның 31 мартында Днепропетровскида туган.
1986 елда Днепропетровск металлургия институтын тәмамлаган. 1987—1989 елларда — райком сәркатибе, комсомолда пропаганда бүлеге мөдире. КПСС демократик платформасының эшен координацияләгән. 1990 елда "УНА-пресс АПН" информацион агентлыгының Украинадагы бүлегендә баш редактор, 1991 елда Халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад, сәясәт һәм хокук институнтын оештырган һәм аның башында торган.
1992—1993 елларда — Днепропетровск өлкә администрациясендә икътисад комитеты җитәкчесе, 1993—1994 елларда — Украина премьер-министры Леонид Кучманың икътисади сораулар буенча киңәшчесе.
1999 елда Юлия Тимошенко белән берлектә «Батькивщина» берләшмәсен оештырган.
2004 елдан — Украина имнлек хезмәте башлыгы; 2005 елда, Юлия Тимошенко хөкүмәтенең отставкасы белән ризасызлык белдереп, үзе дә отставкага чыга. 2007 елның языннан — Украина милли иминлек советы сәркатибенең беренче урынбасары, шул ук елның декабрендә беренче вице-премьер урынына билгеләнә. 2010 елда Виктор Янукович тарафыннан хөкүмәт отставкага чыгарыла, Турчинов та үз постын югалткан.
2012 елда Югары Радага «Батькивщина» фиркасеннән сайлана.
2014 елның 23 февраленнән 7 июненә кадәр Югары Рада карары буенча Украина президенты вазифаларын башкарган.
Remove ads
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads