Алия Арсланова
татар язучысы, журналисты, «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасы хәбәрчесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алия Наил кызы Арсланова (30.04.1980; Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы — 12.02.2021;[1] Самар өлкәсе, Самар) — татар язучысы, журналисты, «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самара татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы.[2]
Remove ads
Биографиясе
Алия Наил кызы Арсланова 1980 елның 30 апрелендә[3] Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында туа. Авылда урта мәктәпне тәмамлый.[2]
Югары уку йортын тәмамлагач башта Самара шәһәрендә мәктәптә психолог булып эшли, шул ук вакытта журналистика, редакция эше белән мавыга. “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы журналына да, сайтына да яза. Өлкә татар «Туган тел» оешмасының шура әгъзасы була.
2015 елның маеннан «Бердәмлек» газетасының журналисты булып эшли башлый.[4]
2019 елда Самара шәһәрендә «Шатлык» татар балалары клубын оештыра,[4] анда йөрүчеләрне татар теле, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәр белән таныштыра, әдәби һәм мәдәни тәрбия чаралары үткәреп килгән.[2]
2020 елның 22 декабрендә хастаханәгә ята, бер атнадан реанимациягә эләгә.[5] 2021 елның 12 февралендә 40 көн реанимациядә ятканнан соң коронавирус авыруыннан һәлак була.[2]
2021 елның 13 февралендә, туган Яңа Ярмәк авылында җирләнә.[6]
Remove ads
Гаиләсе
Ире — Рәмис, полиция хезмәткәре, подполковник, ике баласы — кызы Карина һәм улы Әмир.[2]
Әнисе — Зөлфия, Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы фельдшеры, балаларын ялгыз үстерә, әтисе — Наил Шәяхмәтов.[2][7]
Игезәк сеңлесе Лилия — эпидемиолог, әбисе — Әлфия, укытучы булган.[2]
Библиография
Китаплары:
- А. Арсланова. «Әмин маҗаралары һәм башкалар». Р. Нуретдинова. ред. «ООО Слово» нәшр. Самар. 2022.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads