Самар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Самар — Россиянең зур шәһәре, Идел елгасы буенда урнашкан. Зурлыгы буенча Россиянең дүртенче шәһәре. Шәһәрдә зур татар оешмалары бар.
Remove ads
Халык саны — 1 164 896 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 1 165 025 кеше.[10]
Remove ads
География
Шәһәр Идел елгасының сул ярында, Самар борылышы каршында, Самар һәм Сук елгалар тамаклары арасында урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~20 км, төньяктан көньякка озынлыгы — ~50 км.[12]
Сәгать поясы

Самар халыкара стандарт буенча Samara Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат
- Уртача еллык температура — +5,6 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 3,3 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 73%
Remove ads
Тарих

Беренче тапкыр 1361 елда телгә алына; 1376 елда Италия сәүдәгәрләре, Франческо һәм Доменико Пициганилар тарафыннан төзелгән картада “Samar (Самар)” атамасы астында күрсәтелә.[13]
Рәсми нигезләү датасы 1586 ел булып санала, шул елда Фёдор Иоаннович патша боерыгы буенча Григорий Засекин кенәзе тарафыннан «караклардан» һәм казаклардан саклану өчен Самарны ныгытма буларак нигезләнгән.
1688 елда Самарга шәһәр статусы бирелә.
1670 елда Самар Степан Разин баш күтәрүчеләре, ә 1773 елда Емельян Пугачёв җитәкчелек иткән баш күтәрүчеләре тарафыннан алына.
1780 елдан — Сембер губернасы составына керүче Самар өязе үзәге, 1851 елдан — Самар губернасы үзәге. 1877 елда Самарга беренче поезд килә.
1917 елда Самарда совет хакимияте урнаштырыла. 1918 елның июнендә шәһәр чехословаклар һәм урындагы баш күтәрүчеләр тарафыннан алына, шәһәрдә Оештыручылар җыены әгъзалары комитеты оештырыла. 1918 елның ноябрьдә совет хакимияте торгызыла.
1928 елдан Урта Идел өлкәсе үзәге булып торган. 1935 елдан шәһәргә совет дәүләт һәм партия эшлеклесе Валериан Куйбышев хөрмәтенә Куйбышев исеме кушыла.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә ССРБ Хөкүмәте, ССРБ Югары советы, дипломатик вәкиллекләре, эре мәдәният учрежденияләре (мәсәлән, Зур театры, Мосфильм) эвакуацияләнәләр.
1991 елда шәһәргә тарихи исем кайтарыла.
Remove ads
Халык
Милли состав
Эчке бүленеш

Кардәш шәһәрләр
- Партнёр шәһәрләр
Мәгариф
Мәдәният
Дин
- Ислам
- Православие
- Яһүд дине
- Синагога
Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр
- Владимир Горшков (1949—2012), балет артисты, театр белгече, КДМИ кафедра мөдире.
- Равил Иманголов, хәрби табиб.
- Артур Йосыпов, футболчы.
- Роза Макагонова, кино актрисасы, РСФСР атказанган артисты.
- Дмитрий Моратов (1961), журналист, телетапшырулар алып баручы. «Новая газета»ның баш мөхәррире (1995―2017; 2019 елдан), Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (2021).
- Борис Огнев (1901―1978), хирург һәм топографоанатом, медицина фәннәре докторы (1935), профессор (1936).
- Йөзем-Ирек Рахманкулова, хәрби тәрҗемәче, тел галиме.
- Сергей Рыбаков (1867—1921), музыка белгече-фольклорчы.
- Рәшит Шәрәфетдинов, спортчы (җиңел атлетика).
- Талип Яруллин (1963), 2012 елдан Самар өлкәсе мөфтие.
Remove ads
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads