Алмас Имаев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алмас Имаев, Алмас (Алмаз) Зәйнетдин улы Имаев (1947 елның 28 марты, ТАССР, Сарман районы, Чукмарлы) — баянчы, педагог, балалар музыка мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 28 мартында ТАССР Сарман районы Чукмарлы авылында алты балалы хезмәткәр гаиләсендә туган. Әтисе Зәйнетдин дә (чыгышы белән Дүсем авылыннан), әнисе Маһикамал да (чыгышы белән Иске Минзәләбаштан) тальян гармунда уйныйлар. Ләшәү Тамак җидееллык мәктәбен, Лениногорск педагогия укуханәсен (1964), Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1971) тәмамлаган. 1961-1964 елларда Лениногорск шәһәре мәдәният йортында баянчы, 1964-1966 елларда Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә җыр укытучысы булып эшли. КДПИ тәмамлагач, 1971-1985 елларда Казан педагогия укуханәсендә баян классында укыта, 1985—1993 елларда Казан шәһәренең 14нче санлы балалар музыка мәктәбе директоры. 1993-1995 елларда Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары. 1995 елдан Казанның 17нче санлы балалар музыка мәктәбе (2012 елдан Салих Сәйдәшев исемендәге мәктәп) директоры[2]. Казан шәһәренең музыка һәм сәнгать мәктәпләре директорлары шурасы рәисе. Татар халык музыка уен кораллары (баян, гармун, курай) өчен пьесалар[3], Мөдәррис Әгъләмов, Флера Гыйззәтуллина, Роберт Миңнуллин, Фирая Зыятдинова, Хәсән Туфан, Илсөяр Иксанова сүзләренә язылган («Исәнме, мәктәп», «Кошлар кайткач», «Соңлама» һ.б.) җырлар авторы.
Remove ads
Гаиләсе
Хатыны Лилия Имаева, ТР мәдәният министры урынбасары. Балалары: ике кызы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads