Салих Сәйдәшев

татар композиторы From Wikipedia, the free encyclopedia

Салих Сәйдәшев
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев (3 декабрь (20 ноябрь) 1900, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе16 декабрь 1954, Мәскәү, ССРБ) – күренекле татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигезче салучы.Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.

Кыска фактлар Салих Сәйдәшев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Музыка сәләте Сәйдәшевта кечкенә чагында уяна. Ул уйнаган иң беренче инструмент гармоника була. Аннары туганнары махсус аның өчен рояль сатып алалар. Салих Сәйдәшевның беренче укытучысы – халык музыканты Заһидулла Яруллин. Аннары ул Казан музыкаль училищесы укытучыларында белем ала.

С. Сәйдәшевның әтисе аны күрмичә вафат була. Салих үз апасының гаиләсендә тәрбияләнә, ә апасының тормыш иптәше Шиһап Әхмәров татар интеллигенциясенең күренекле вәкиле була.

1918 елда Салих үз оркестрын төзи. 1920 елда ул Кызыл армия сафларына баса.

1922 елда Сәйдәшев Казанга кайта. Аны яңа ачылган Кызыл Октябрь исемендәге Татар Дәүләт театрына музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар.

Салих Сәйдәшев кабере Казаның Яңа бистә зиратында.

Remove ads

Кызыл Армия маршы

1928 елда Казанда сәяси бүлек хезмәткәрләренең киңәшмәсе була. Анда дивизия командиры Якуп Чанышев Кызыл Армиянең 11 еллыгына оркестр өчен милли колоритлы яу маршы тудырырга кирәк дигән тәкъдим ясый. Һәм бу эшне Салих Сәйдәшевкә йөкләтәләр.

Маршның премьерасы полкның шәхси составы алдында Кызыл Армиянең туган көненә багышланган тантаналы җыелышта — 1929 елның 23 февралендә үткәрелә. Марш музыкасын 1нче татар полкы оркестры башкара. Залдагы алкышлар куәтле дулкын сыман яңгырап тора һәм маршны өч мәртәбә кабатларга туры килә. Композиторны хөрмәтләп, полкның почетлы кызылармеецы итеп сайлыйлар, аңа тантаналы шартларда хәрби кием тапшыралар.[3]

Remove ads

Хәтер

Шулай ук карагыз

Галерея

Салих Сәйдәшев
Thumb
Р. Вахитов. «Салих Сәйдәшев» (1989)
Р. Вахитов. «Салих Сәйдәшев» (1989)  
Thumb
Ф. Туишев белән
Ф. Туишев белән  
Thumb
Казандагы музее
Thumb
Биектау районы Өбрә авылында музее

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads