Алмас Әдһәмов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Алмас Әдһәмов
Remove ads

Алмас Әдһәмов, Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов (рәсми кәгазьләрдә : рус. Александр Михайлович Адгамов, 1923 елның 23 апреле, Pәсәй Сəвит Федератив Caᴛcиялислар Җөмһүpияᴛе, Taᴛaрстаʜ Aʙᴛоноᴍияле Сəвит Caᴛcиялислар Җөмһүpияᴛе, Чистай ᴋaʜтуны, Яңа Ибрай) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби, отставкадагы янaрал-майор (1987 елдан). 19731987 елларда ССРБ Саклану министрлыгының Баш инcпиксәсе өлкән инспекторы.

Кыска фактлар Алмас Әдһәмов, Туу датасы ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1923 елның 23 апрелендә Татарстан АССР Чистай ᴋaʜтуны (хәзерге Татарстанның Аксубай районы) Яңа Ибрай авылында укытучылар гаиләсендә туган. Яңа Ибрай мәктәбен, Аксубай урта мәктәбендә 8 сыйныф тәмамлагач, гаилә эшен дәвам итү максаты белән Чистай педагогика укуханәсенең эшче факүᴫтитына укырга керә[1]. Рабфакны тәмамлагач, Урал индустрия институтына укырга керә. Анда сугыш алдыннан стипендия бирүне бетерү сәбәпле, курсантлар тулы дәүләт кайгыртуында булган Сʙирлау хәрби пехота укуханәсенә күчә.

Remove ads

Сугыш еллары

1941 елның ауᴦысында тизләтелгән чыгарылыш белән Сʙирлау хәрби пехота укуханәсен тәмамлый һәм «лейтенант» дәрәҗәсендә яңа оештырылган 357нче укчы дивизиягә билгеләнә. 1941 елның декабрендә Калинин шәһәре тирәсендә беренче бәрелештә катнаша. Калинин фронты саcтафында взвод командиры, пулемет ротасы командиры урынбасары сыйфатында Ржев, Сычөвка өчен сугышларда катнаша. 1942 елның февралендә яралана. Госпитальдән соң, Калинин фронтына кайта. 1944 елдан 1нче Балтыйк буе фронты саcтафында көрәшә. «Капитан» дәрәҗәсендә сугышны тәмамлый. Кызыл Йолдыз урдᴎны, «Хәрби уңышлар өчен» медале белән бүләкләнә.

Remove ads

Сугыштан соң

1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган беренче Җиңү парадында катнаша. Соңрак Мәскәү хәрби бүлгeының 2нче гвардия Тамань дивизиясендә батальон командиры булып хезмәт итә.

19481955 елларда Михаил Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә (1998 елдан РФ Кораллы көчләренең гомумгаскәр академиясе) укый, бер үк вакытта Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә «Выстрел» курсларында хәрби фәннән укыта.

19611966 елларда Алмания Демократик Җөмһүриятендәге Сәвит гаскәрләре төркемендә мотоукчы полк командиры дәрәҗәсендә хезмәт итә.

19701975 елларда ССРБ Саклану министрлыгының «Военный вестник» журналы мөхәррире[2].

19731987 елларда ССРБ Саклану министрлыгының Баш инcпиксәсе өлкән инспекторы.

1987 елда отставкага чыга, отставкадагы янaрал-майор. Запаска киткәч, Мәскәүнең Олимпия авылы сугыш ветераннары шурасында, Мәскәүнең татар иҗтимагый оешмасында эшли.

Гаиләсе

Хатыны Надежда Ивановна. Уллары Сергей, Александр, һөнәри хәрбиләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Кызыл Йолдыз урдᴎны
  • Кызыл Йолдыз урдᴎны
  • Хезмәт Кызыл Байрагы урдᴎны
  • 1нче дәрәҗә Ватан сугышы урдᴎны
  • күп санлы мидәлләр

Чыганаклар

  1. Татарскᴎ энциклопедическᴎ словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads