Алсу Габдуллина
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алсу Ренат кызы Габдуллина (2001 елның 11 апреле, Актүбә, Азнакай районы, Татарстан, Россия) — Россия һөнәри футболчысы, «Локомотив» командасы һәм Россия җыелма командасы ярымсакчысы.
Remove ads
Тормыш юлы
Алсу Габдуллина 2001 елның 11 апрелендә Азнакай районының Актүбә посёлогында туа. 8 яшендә Актүбәдә «Барс» командасында футбол белән шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры -— Владимир Баландин. 14 яшендә «Чертаново» спорт мәктәбенә күчә[1].
Клуб составында
2017 елның 18 апрелендә «Чертаново»ның төп командасында Россия чемпионатының 1 нче турында ЦСКАга каршы уенда дебют ясый, уен башыннан сул ярымсакчы позициясендә чыга һәм 70 нче минутта алмаштырыла.
Чемпионатның 3 нче турында Рязань-ВДВга каршы уенда беренче тапкыр тулы матч уздыра.
2020 елдан башлап Мәскәү «Локомотив»ы өчен уйный.
Җыелма команда составында
2016 елның 19 октябрендә Россиянең яшьүсмерләр җыелма командасында Беларусия җыелма командасына каршы иптәшләрчә уенда старт составына чыгып, дебют ясый. 2016 елның 24 октябрендә хатын-кызлар арасында Европа яшьүсмерләр чемпионатының (17 яшькә кадәр) 1 нче сайлап алу раунды кысаларында Словения җыелма командасына каршы матчта беренче рәсми уен үткәрә һәм 14 нче минутта бердәнбер голның авторы була. Яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары өчен барлыгы 30дан артык матч уйный.
Россия милли җыелма командасы өчен 16 яшьтә, 2017 елның 23 ноябрендә Бельгиягә каршы иптәшләрчә матчта дебют ясый. Җыелма команда өчен беренче голны 2020 елның 27 ноябрендә Косовога каршы матчта кертә[2].
Remove ads
Казанышлар
- Россия чемпионатының көмеш призёры: 2018, 2020
- Россия Кубогы иясе: 2020
- Россия Суперкубогы иясе: 2021
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads