Әмир Камалиев
татар артисты, драматургы, прозаик From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Әмир Аман улы Камалиев, әдәби псевдонимы Аманулла (1960 елның 29 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Апас районы Шыгай — 2019 елның 30 июне, РФ, ТР, Казан) — танылган татар артисты, драматургы, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан). Туфан Миңнуллин премиясе лауреаты (2019, вафатыннан соң)[2].
Remove ads
Тормыш юлы
1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң күршедәге Сатламыш авылында укуын тәмамлый.
1975 елда Казан моторлар төзү заводы каршындагы 15 нче профтехучиличега укырга керә Токарь һөнәрен үзләштереп, Казан моторлар заводында эшли башлый. 1980-1982 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалары, җыентыклары чыга.
2019 елның 30 июнендә вафат[3].
Remove ads
Басылган әсәрләре
- Моңлы ядкәр.
- Бер кирпеч, ике кирпеч.
Гаилә хәле
Мәскәүдә укыганда курсташы Әнисә Сабировага өйләнә. Кызы Ләйсән туа. Икенче хатыны Рушания Фаил кызы Шәфигуллина. Уллары Сәйдәш, Сәгыйть[4].
Тышкы сылтамалар
- Аманулла(үле сылтама). Татарстан язучылар берлеге сайты
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads