Совет Социалистик Республикалар Берлеге

1922 елдан 1991 елга кадәр, Аурупа һәм Азия дөнья кисәкләрендә, Урта Ауразиядә урнашкан дәүләт From Wikipedia, the free encyclopedia

Совет Социалистик Республикалар Берлеге
Remove ads

Совет Социалистик Республикалар Берлеге (ССРБ), Совет Социалистик Республикалар Союзы (ССРС) яки Шуралар Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге (ШСҖБ) (Советлар Берлеге, рус. Сою́з Сове́тских Социалисти́ческих Респу́блик, Сове́тский Сою́з) — 1922 елдан 1991 елга кадәр, Европа һәм Азия кыйтгаларында, Урта Евразиядә урнашкан дәүләт.
1977 елның Конституциясе буенча — күпмилләтле дәүләт.

Кыска фактлар
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

1922 елның 30 декабрьдә РСФСР, УССР, БССР һәм КСФСР (ЗСФСР) берләшү аша барлыкка килде.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ССРБ Әфганстан, Маҗарстан, Иран, Кытай, КХДР (1948 елдан), Монголия, Норвегия, Польша, Румыния, Төркия, Финляндия һәм Чехословакия белән җир буенча, ә АКШ, Швеция һәм Япония белән — диңгез буенча чиктәш иде.

Совет республикалардан торган (1922 — 4, 1989 — 15).

Remove ads

География

ССРБ дөньяның иң зур дәүләте иде; көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~10 000 км, төньяктан көньякка — ~7200 км.

Иң озын елга — Об (Иртеш белән); иң биек тау — Коммунизм (Исмаил Сомони) пигы (7495 м), хәзерге Таҗикстанда.

Тарих

Барлыкка килүе

1922 елның 29 декабрендә РСФСР, УССР, БССР һәм КСФСР делегацияләре ССРБ барлыкка килүе турында килешүне имзалыйлар. Бу документ 30 декабрьдә расланды.

Сугышка кадәрге период

1923 елның көзеннән, бигрәк тә Ленин вафатыннан соң, дәүләт җитәкчелегендә хакимлек итү өчен сәяси көрәш башлана. Бу көрәштән Сталин җиңүче булып чыккан.
1920-елларның уртасында Яңа Икътисади Сәясәткә мөнәсәбәт үзгәрә; 1920-елларның ахырында тизләтелгән коллективизация һәм индустриализация башлана. 1930-елларның ахырына Сталин төркеме тулысынча бөтен партияне үзенә буйсындыра. Илдә үзәккә буйсындырылган тоталитар җәмгыять барлыкка килә.

1939 елның 23 августында Алмания һәм Советлар Берлеге үзара килешү төзиләр; шул килешүнең яшерен өстәмә протоколында Алмания һәм ССРБ Көнбатыш Европада үз йогынты сферасы чикләрен билгелиләр.

19391940 елларда ССРБ составына Эстония, Латвия, Литва, Көнбатыш Украина, Көнбатыш Белорусия, Бессарабия һәм Төньяк Буковина керә; Молдавия, Литва, Латвия һәм Эстон ССРлары оештырыла.

1939 елда ССРБ Финляндиягә сугыш башламау турында килешүне төзергә тәкъдим итә, ләкин Финляндия каршы була; совет-фин сугышы башлана. Шул сугыш нәтиҗәсендә ССРБга Финляндия территориясенең 11 % өлеше күчә; сугыш игълан итү сәбәпле ССРБ Милләтләр лигасыннан чыгарыла. 1940 елның 31 мартында Карел-Фин ССРы оеша.

Бөек Ватан сугышы

1941 елның 22 июнендә, сугыш игълан итмичә, һөҗүм итешмәү турындагы килешүен өзеп, алман-фашист гаскәрләре ССРБ территорияснә бәреп керәләр. Иң башта Алмания һәм аның союздашлары зур уңышларга ирешәләр, ләкин Мәскәүне һәм Ленинградны ала алмыйлар һәм сугыш озакка сузылган сугыш характерын ала. Сталинград һәм Курск сугышлары нәтиҗәсендә совет гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр һәм 1945 елда Берлинны алалар.

1945 елгы Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, ССРБ үзенә Курил утрауларын һәм Көньяк Сахалинны кире кайтара.

Сугыштан соңгы период

ССРБ таркалуы

Remove ads

Җинаять-башкару системасы һәм махсус хезмәтләр

Идарәчеләр исемлеге

Икътисад

Хәрби көчләр

Территориаль бүленеше

Союздаш республикалар

Подробнее 1956–1991 елларда ССРБ 15 совет социалистик республикаларыннан (ССР) торган:, Байрак ...

Автономияле совет социалистик республикалары

РСФСР составында (1989)

Грузия ССР составында

  • Абхаз АССР
  • Аҗар АССР

Азәрбайҗан ССР составында

  • Нахчыван АССР

Үзбәкстан ССР составында

Remove ads

ССРБ халкы

Милли состав

Подробнее милләт, 1926 ел ...

Эре шәһәрләр

Моны да карагыз: ССРБ шәһәрләрнең исемлеге (1989)

1991 елда ССРБ шәһәрләрендә 191,7 млн. (66 %) кеше яшәде.

Подробнее Шәһәр, ССР ...
Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads