Амур (елга)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Амур (рус. Амур, кыт. трад. 黑龍江, гад. 黑龙江, пиньинь: Hēilóng-jiāng, палл.: Хэйлунцзян, чәүэрҗиң: 'Һейлоңҗаң — Кара Аждаһа елгасы) — Көнчыш Азиядәге елга, Шилка һәм Аргунь елгалары кушылуыннан хасил була.
Озынлыгы 2824 км, Аргун кушлдыгы башыннан — 4440 км. Бассейнның мәйдан 1855 мең км². Амур югары агымда биек таулар арасында, урта һәм түбән агамында түбәнлекләр аша ага. Аурның һидрогрфик челтәре үз эченә 10610 елга һәм 61426 күл кертә. Нигездә җәйге-көзге мәүсим яңгырларыннан су ала.
Төп кушылдыклар: Зея, Бурея, Амгун (сул), Сунгари, Уссури (уң). Уртача чыгымы Богородское авылы тирәсендә 10900 м³/сек. Ноябрь башыннан май башына кадәр боз белән каплана. Иң каты ташкынлары 1897, 1928, 1956 һәм 2013 елларда булган. Көймәләр йөрешле елга. Амурда йөзгш якын балык төре бар, шулардан 20 төре — эндемик.
Амур буенча Россия-Кытай чиге үтә.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads