Җир-су хайваннары
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Җир-су хайваннары яки амфи́бияләр (лат. Amphibia) — умырткалы хайваннар сыйныфы, аларның коры җирдә яшәүче иң гади төзелешле төркеме. Төрле чыганаклар буенча амфбияләрнең 4500 — 6400 төре бар.
Тереклек циклының дәрәҗәсенә карап, аларның күпчелеге суда яки коры җирдә яши. Яшәү вакытында гадәттә җир-су хайваннары метаморфоз кичерә, ягъни суда яшәүче личинка булудан сулык буйларында тереклек итүчегә әйләнә. Шул рәвешле, саңак белән сулау үпкә белән сулауга алышына, кан әйләнеше системасы үзгәрә, очлыклар барлыкка килә, сизү органнары системасы үзгәрә.
Remove ads
Классификация
Амфбияләр өч төркемгә бүленә:
- Койрыксызлар (гөберле бакалар, үлән бакалары)
- Койрыклылар (тритоннар, саламандралар)
- Аяксызлар (селәүчәннәр)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads