Анатолий Кремлёв

From Wikipedia, the free encyclopedia

Анатолий Кремлёв
Remove ads

Анатолий Николаевич Кремлёв (1859 елның 8 (20) мае, Казан, Россия империясе1919 елның 25 декабре, Петроград, РСФСР) — рус язучысы, шагыйрь һәм актер.

Кыска фактлар Анатолий Кремлёв, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Анатолий Кремлёв 1859 елның 8 (20) маенда Казан шәһәрендә туа. Аның әтисе, Николай Кремлёв — Рим хокукы профессоры һәм Казан университеты ректоры. Икенче Казан гимназиясен тәмамлагач, Кремлёв Казан университетының юридик факультетында укый башлый. 1880 елда Санкт-Петербург Император университетының юридик факультетын тәмамлый. Казанда җәмәгать судьясы вазыйфасында эшләгән. 1893 елдан башлап Санкт-Петербургта вәкил хөкемче вазыйфасында эшли[1][2].

Провинциядә трагик рольләр, күбесенчә Шекспир репертуарын, уйнаган; Петербургның шәхси сәхнәләрендә чыгыш ясаган.

«Русская мысль», «Новости», «Неделя» һ. б. журналларда публицистик мәкаләләр һәм шигырьләр бастыра. Ачык лекция «А. С. Пушкин драма гение» (Казан, 1881), «Гамлетның әтисе күләгәсе һәм Шекспир фаҗигасе турында» (Казан, 1881), «Газета — иҗтимагый күренеш», комедияләр (Казан, 1881), «Сайланма шигырьләр» (Казан, 1887) һ. б. аерым чыккан.

Лондондагы инглиз-рус әдәби җәмгыятенә нигез салучыларның берсе һәм эшлекле әгъзасы була.

1919 елның 25 декабрендә Петроградта вафат була.

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads