Андрей Звягинцев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Андрей Звягинцев
Remove ads

Андрей Петрович Звягинцев (1964 елның 6 феврале, Новосибирск, ССРБ) — Россия кинорежиссёры һәм сценарийлар авторы. Венеция кинофестиваленең төп призы иясе һәм Канн кинофестивале лауреаты. «Левиафан» (2014) һәм «Мәхәббәт түгел» (2017) фильмнары өчен «Чит телдә иң яхшы фильм» номинациясендә «Оскар» премиясенә ике тапкыр номинант (2015, 2018).

Кыска фактлар Андрей Звягинцев, Туган телдә исем ...

2019 елның декабрендә Звягинцевның «Елена» драмасы (2011) Американың Rolling Stone журналы төзегән XXI гасырның икенче унлыгында 50 иң яхшы дөньякүләм фильм исемлегендә Россиядән бердәнбер фильм була[3].

Remove ads

Тормыш юлы

Андрей Звягинцев 1964 елның 6 февралендә Новосибирскта туа. Әнисе Галина Александровна, мәктәптә әдәбият һәм рус теле укытучысы булып эшләгән. 2000 елда Новосибирсктан Мәскәүгә күчә[4]. Әтисе Пётр Александрович милиционер булып хезмәт иткән[5]. Андрей гомеренең беренче ике аенда аның әнисе практикасы узган Новомихайловка авылында үткәрә. Пётр Александрович Андрейга биш яшь булганда гаиләне ташлап китә. Звягинцев әтисе үлеменә кадәр аның белән мөнәсәбәтләрне яхшырта алмаган[6].

1984 елда Андрей Звягинцев Новосибирск театр училищесының актёрлык факультетын тәмамлый (Лев Белов остаханәсе). Новосибирск яшь тамашачы театрында эшли башлый, әмма тиздән аны армиягә алалар. Новосибирск хәрби ансамблендә конферансье буларак хезмәт иткән. 1986 елда Новосибирсктан Мәскәүгә китә һәм ГИТИСка керә, анда 1990 елда актёрлык факультетын тәмамлый (Евгений Лазарев остаханәсе).

ГИТИСны тәмамлагач, Андрей Звягинцев театрга эшләргә бармый, чөнки аның сүзләренә караганда «ул вакытта ул минем күңелен кайтара»[7]. Кино белән җитди мавыга, кино музеенда Жан-Люк Годар, Микеланджело Антониони, Акира Куросава, Ингмар Бергман ретроспективаларын карый[8]. 1993 елга кадәр урам себерүче булып эшләгән, чөнки бу Маяковский исемендәге театр янындагы хезмәт торакта яшәү мөмкинлеген биргән. 2000 елга кадәр реклама роликларын төшерә.

Театр куелышларында катнаша («Классики уены» (1993), «Авылда бер ай» (1997)), кинода эпизодик рольләрдә төшә. 2000 елда режиссёр буларак дебют ясый.

Андрей Звягинцев «Кире кайту» фильмы чыкканнан соң таныла. Фильм ике «Ника», ике «Алтын арыслан» (иң яхшы фильм һәм иң яхшы режиссёрлык дебюты өчен), ике «Алтын бөркет» кинопремиясен ала[9].

2011 елда Звягинцевның «Елена» драмасы чыга[10]. Фильм «Особый взгляд» Канн программасы жюриының махсус призы белән билгеләп үтелә[11] һәм 2011 елда «Алтын бөркет» премиясен тапшыру тантанасында иң яхшысы дип таныла[12]. Режиссёр эше «Ника» һәм «Алтын бөркет» премиясе белән билгеләп үтелә[13].

Звягинцевның уңышы 2014 елда күп кенә бүләкләргә, шул исәптән чит телдә иң яхшы фильм номинациясендә «Алтын глобус» премиясенә лаек булган һәм шул ук номинациядә «Оскар» премиясенә номинант булган «Левиафан» социаль драмасы экраннарына чыгу белән кабатлана[14]. 2017 елда Звягинцевның «Мәхәббәт түгел» фильм-мелодрамасы Канн фестиваленең жюри бүләгенә лаек була[15]. 2018 елда 71 нче Канн кинофестиваленең жюри составына керә[16].

2018 елның мартында голливудның Paramount Television компаниясе финанслаган 10 серияле телесериал төшерү эшенә керешә[17]. Соңрак режиссёр сериал «Мәхәббәт түгел» фильмы сәбәбе буенча планлаштырылган, ә сериалның анонсы вакытыннан алда булуын аныклап үтә. Сериал өстендә эшләр башланмаган[18].

2020 елның февралендә Звягинцев китап тәкъдир иткән, анда аның фильмнарына сценарийлар җыелган.

Remove ads

Шәхси тормыш

Беренче хатыны — актриса Ирина Гринева. 6 ел бергә яшәгәннәрк, шуннан соң аерылышканнар.

Икенче хатыны — Анна Матвеева, монтажчы[19][20]. Улы Пётр (2009)[21][22].

Авыру

2021 елның июль башында COVID-19 авыруын йоктыра[23]. Звягинцев үпкәсенең 92 проценты зарарланган була һәм ул ЭКСМО аппаратында тоташтырыла. Август уртасында Звягинцевны Алманиягә дәвалану өчен алып китәләр. Режиссһрның хәле бик авыр була. Сентябрь аенда Звягинцев командадан чыга[24]. Звягинцевның Алманиядә дәвалануы өчен АФК «Система» түләгән[25].

Фильмография

Режиссёр

  • 2000 — «Кара бүлмә» телесериалы (өч новелла — «Бусидо», «OBSCURE» һәм «Сайлау»)
  • 2003 — «Кире кайту»
  • 2007 — «Сөрген»
  • 2008 — «Апокриф», кыска метражлы, беренчел — «Нью-Йорк, мин сине яратам» киноальманахның бер өлеше
  • 2011 — «Сер», кыска метражлы, «Эксперимент 5IVE» киноальманахның бер өлеше
  • 2011 — «Елена»
  • 2014 — «Левиафан»
  • 2017 — «Мәхәббәт түгел»[26]

Сценарий авторы

  • 2007 — «Сөрген» (Олег Негин белән берлектә);
  • 2008 — «Апокриф»;
  • 2011 — «Елена» (Олег Негин белән берлектә);
  • 2014 — «Левиафан» (Олег Негин белән берлектә);
  • 2017 — «Мәхәббәт түгел» (Олег Негин белән берлектә)

Актёр

  1. 1992 — 1994 — «Горячев һәм башкалар»
  2. 1995 — «Ширли-мырли» — журналист
  3. 1998 — «Чагылыш» — секретарь
  4. 1999 — «Таныш булыйк!»
  5. 2000 — «Мәхәббәт табутка кадәр»
  6. 2000 — «Каменская» («Үлем һәм бераз мәхәббәт» сериясе) — Валерий Турбин
Remove ads

Бүләкләр

  • «Кире кайту» фильмы өчен:
    • 2003 — Венеция кинофестиваленең «Алтын арыслан»
    • 2003 — Иң яхшы дебют фильмы өчен Венеция кинофестиваленең «CinemAvvenire» бүләге
    • 2003 — «Елның Аурупа ачышы» категориясендә «Феликс» Аурупа киноакадемиясе премиясе
    • 2003 — «Иң яхшы уен фильмы» категориясендә «Ника» премиясе (Дмитрий Лесневский белән берлектә)
  • «Сөрген» фильмы өчен:
    • 2007 — Мәскәү кинофестивалендә Россия киноклублары федерациясе призы[27].
  • «Елена» фильмы өчен:
    • 2012 — Иң яхшы режиссёрлык эше өчен «Алтын бөркет» премиясе
    • 2012 — Иң яхшы уен фильмы категориясендә «Алтын бөркет» премиясе (Александр Роднянский һәм Сергей Мелькумов белән берлектә).
    • 2012 — «Иң яхшы режиссёрлык эше» категориясендә «Ника» премиясе.
  • «Левиатан» фильмы өчен
    • 2014 — Канн кинофестиваленең иң яхшы сценарий өчен призы (Олег Негин белән берлектә)
    • 2015 — Чит телдә иң яхшы фильм өчен «Алтын глобус» премиясе
    • 2015 — Иң яхшы режиссёрлык эше өчен «Алтын бөркет» премиясе
  • «Мәхәббәт түгел» фильмы өчен
    • 2017 — Канн кинофестивалендә жюри призы[28]
    • 2017 — Мюнхенда узган кинофестивальдә Гран-при[29]
    • 2018 — Иң яхшы режиссёрлык эше өчен «Алтын бөркет» премиясе
    • 2018 — Иң яхшы чит ил фильмы өчен «Сезар» премиясе
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads