Андрей Золотов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Андрей Андреевич Золотов (1937 елның 13 декабре, Мәскәү) — совет һәм Россия сәнгать белгече, сәнгать тәнкыйтьчесе, күзәтүче, музыка белгече, профессор[2]. ССРБ мәдәният министры урынбасары (1990—1992). 2012 елдан Россия Сәнгать академиясе вице-президенты.
Россия Сәнгать академиясе академигы (2009; әгъза-корреспондент, 2006). РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984).
Remove ads
Тормыш юлы
Андрей Золотов 1937 елның 13 декабрендә Мәскәүдә туа. В. В. Стасов исемендәге музыка мәктәбендә укыган, аны 1955 елда тәмамлаган.
1955—1960 елларда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында укый. 1960—1980 елларда — «Комсомольская правда» һәм «Известия» газеталарының әдәбият һәм сәнгать бүлеге күзәтүчесе, «РТ» (Радио-телевидение) журналындагы сәнгать бүлеге җитәкчесе, «Время» мәгълүмати программасының сәнгать мәсьәләләре буенча беренче комментаторы, ССРБ Гостелерадиосының «Экран» иҗат берләшмәсенең сәнгать турындагы фильмнар студиясенә нигез салучы һәм баш мөхәррире, мәдәният мәсьәләләре буенча АПНның сәяси күзәтүчесе.
1990—1992 елларда — ССРБ мәдәният министры урынбасары.
1994 елдан — «РИА Новости» АПН баш мөхәррире киңәшчесе, Совет мәдәният фондын гамәлгә куючылар советы әгъзасы.
1990 елларда Телевидение һәм радиотапшырулар хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында педагогик эшчәнлек алып бара. 1999 елдан РФ Кече театры каршындагы М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесында укыта.
2004 елдан — Россия Сәнгать академиясенең Сынлы сәнгать теориясе һәм тарихы фәнни-тикшеренү институтының тәнкыйть бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. 2012 елдан — Россия Сәнгать академиясе вице-президенты.
Андрей Золотов — күренекле сәнгать эшлеклеләре, аерым алганда, Е. А. Мравинский, С. Т. Рихтер, Д. Д. Шостакович, М. О. Рейзен турында 30 дан артык документаль теле-һәм кинофильм авторы.
Remove ads
Гаилә
- Улы — Андрей Золотов, РИА Новостиның халыкара трансляция буенча Берләшкән редакциясе җитәкчесе урынбасары.
- Кызы — Ольга Золотова, пианист, Зиген университеты доценты (Алмания).
- Улы — Всеволод Золотов, архитектор.
Бүләкләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
