Андрей Коробцов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Андрей Сергеевич Коробцов (1987 елның 27 апреле, Җизказган, Казакъ ССР, ССРБ) — Россия скульпторы, Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы. 200дән артык эш, шул исәптән 40 һәйкәл авторы[1].
Remove ads
Тормыш юлы
1987 елда Җизказганда (Казакъстан) туган. Әнисе, Людмила Алексеевна — инженер. Әтисе, Сергей Петрович — Губкинда тау-баета торган комбинатта эретеп ябыштыручы[2]. 1994 елда Коробцовлар гаиләсе Губкинга күчеп килә, анда гомуми белем бирү һәм сәнгать мәктәбен тәмамлый. Аннары Андрей Мәскәүгә әвәләү осталыгына өйрәнергә китә.
2011 елда «Евгений Родионов» диплом эше белән Россия сынлы сәнгать, скульптура һәм сәнгать академиясенең скульптура факультетын тәмамлый (җитәкчеләре: С.А. Щербаков һәм М. О. Красильников)[3]. 2011 елдан Андрей Коробцов Мәскәү Рәссамнар Берлеге әгъзасы булып тора һәм ул мокументаль скульптура өлкәсендә актив эшли. Мәскәүдә яши һәм эшли.
Remove ads
Иҗат

2010 елда Андрей Коробцов архитектор Константин Фомин белән Мәскәүдә архитектура-скульптура остаханәсенә нигез сала. Хезмәттәшлек елларында иҗади тандем Россиядә дә, чит илләрдә дә берничә эре проектны гамәлгә ашыра. Остаханәнең иң зур эшләре арасында Грециянең Сәләник шәһәрендә рус кенәзе Ольга Константиновна Романовага һәйкәл (2016)[4], Грозныйда Советлар Берлеге Каһарманы Ханпаш Нурадиловка монумент (2018)[5], Акъярда император Николай I нең Грек легионынына монумент (2016)[6], Мәскәүдә Поклонная тавында фронтовик эткә һәйкәл (2013)[7], Тула шәһәрендә металлургларга һәйкәл (2015)[8], Белгород өлкәсенең Губкин шәһәрендә Курск магнит аномалиясен беренче тапкыр баручыларга һәйкәл (2012). Андрей Коробцов шулай ук Мәскәүдәге Пётр Аркадьевич Столыпин һәйкәленең авторы булып тора.
2017 елда Калуганың төп мәйданында Иван III гә һәйкәл ачыла, аның идея авторы Андрей Кончаловский була, ә бакырдан образны Андрей Коробцов тормышка ашыра[9].
Скульпторның тормышка ашырылган проектлары арасында актёр Евгений Весник, тарихчы Сергей Вяземский, Бөекбританиянең беренче леди Спенсер-Черчилль һәм башкаларга күпсанлы мемориаль такталар бар[10].
Андрей Коробцовның станок иҗатының зур өлешен сынчының тормышында Зур театрның прима-балеринасы Евгения Образцованың барлыкка килүе белән бәйле эшләрнең балет сериясе тәшкил итә. 2014 елда ул аның тормыш иптәше була һәм циклның күпчелек эшләре өчен үрнәк һәм модель була[11].
2018 елда Андрей Коробцов һәм архитектор Константин Фоминның проекты Совет солдатына Ржев мемориалы проектлар конкурсында җиңү яулый. Мемориал 2020 елның 30 июнендә ачыла[12].
2020 ел — Феодосия яр буенда инфантериядән генерал Пётр Котляревскийга ат һәйкәле.
2021 ел — Тәрби бистәсендә Михаил Девятаевка һәйкәл. Курган өлкәсенең Частоозерье шәһәрендә Ватанны саклаучыга һәйкәл ачыла[13]. Амурдагы Комсомольскта Виталий Копыловка бюст ачыла[14].
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads