Анжир
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Анжир[4][5] (рус. Анжеро-Судженск) — Россия Федерациясенең Кемерово өлкәсендә урнашкан шәһәр.
Халык саны — 74 376 кеше (2014)[6].
Remove ads
География
Шәһәр Кузнецк казанлыгында, Кемерово шәһәреннән 115 километр төньяктарак урнашкан. Транссебер магистралендә тимер юл станциясе.
Сәгать поясы

Анжир Красноярск вакыты (Krasnoyarsk Time Zone, KRAT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +7:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +4 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+4 итеп күрсәтелә.
Тарих
Шәһәр тибындагы бистә статусын 1928 елдан, шәһәр статусын 1931 елдан башлап йөртә.
Халык
Милләтләр (2010): урыслар (91,9%), татарлар (4,2%), алманнар (1,7%).[18][19]
Татарлар
Татарлар Анжир шәһәре нигезләнгән вакыттан бирле яшиләр. 1920—1927 елларда ВКП(б) райкомы каршында мөселман секциясе, 1920-1930-елларда 2 татар башлангыч мәктәбе, татар балалар бакчалары һәм балалар йорты эшли. 1931 елга кадәр мәчет булган. 1930-40 елларда җирле күмер шахталарында Идел һәм Урал буйларыннан мәҗбүри күчерелгән татарларның хезмәте киң файдаланыла.
Хәзерге вакытта Анжирда татар клубы бар, аның каршында 1990-2000 дә «Рәхим итегез, дуслар» үзешчән коллективы эшләгән. 1993 тә Мөселман Диния нәзарәтенең БДБның Европа өлешендәге һәм Себердәге мөхтәсибәтенең шәһәр мөселман дини берләшмәсе оеша, ул 1999 елдан «Әлиман» газетасын нәшер итә. Мәчет эшли.[20]
Дин

- Православие
- Ислам
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads