Кемерово өлкәсе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кемерово өлкәсе
Remove ads

Кемерово өлкәсе (рус. Кемеровская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Себер федераль округына керә.

Кыска фактлар Кемерово өлкәсе, Ил ...

Административ үзәгеКемерово шәһәре.

География

Thumb

Өлкәнең зур өлешне Кузнецк казанлыгы били, көнбатышта — Салаир сырты, көнчыгышта — Кузнецк Алатау, көньякта — Таулы Шория урнаша. Өлкәнең көньяк-көнчыгышта Алтай тавы тармаклары урнашалар; иң бөек ноктасы — Верхний Зуб тавы (2178 м).

Төп елгалар — Томь, Иня, Кия, Яя.

Файдалы казылмалар: ташкүмер, көрән ташкүмер, тимер рудасы, полиметалл рудасы, алтын, фосфоритлар, төзү ташы, һ. б.

Кемерово өлкәсе континенталь климат зонасында урнаша. Гыйнварның урта температуралар —17...—20 °C, июльнең урта температуралар +17...+18 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300(тигезле районнарда)-1000 (таулы районнарда) мм.

Туфраклар — кәсле-көлсу, кара туфрак.

Remove ads

Тарих

Борынгы торучы халыклар — себер татарлары, шорлар һәм телеутлар. 1618 елдан хәзерге Кемерово өлкәсенең территориясендә руслар урнаштырыла башлаганнар, Кузнецк острогы төзелә. 1721 елда руданы эзләүче Михайло Волков хәзерге Кемерово районында беренче күмер чыганакны таба. 1804—1925 елларда хәзерге Кемерово өлкәсенең территориясе Тум губернасы состаына булган. XX гасырның башында металлургия һәм күмер предприятиеләр төзә башланалар. 1943 елның 26 гыйнварында ССРБ Югары Советының Указы белән Кемеров өлкәсе оештырыла.

Remove ads

Икътисад

Өлкә территориясендә күмер сәнәгате зур үсеш алган, аның төп үзәкләре — Прокопьевск, Междуреченск, Белово, Берёзовский, Кемерово, Новокузнецк, Осинники, Ленинск-Кузнецкий, Киселевск, Беловский, Кемеровский, Новокузнецк һәм Прокопьевск районнар. Регионның көньягында металлургия һәм тау-чыгару сәнәгате зур үсеш алган (Новокузнецк, Таштагол). Шулай ук өлкәдә машиналар төзү (Юрга, Анжир, Новокузнецк, Кемерово, Киселевск) һәм химия сәнәгате бар.

Транспорт

Тимер юл транспорты

Транссебер магистрале, Төньяк Себер тимер юлының Төньяк Кузбасс тармагы.

Автомобиль транспорты

М53 «Байкал» магистрале (Новосибирск (Тум) — КемеровоКрасноярскИркутск)

Административ-территориаль бүленеш

Thumb

Шәһәр округлары: (картада кызыл нокталар белән билгеләнгәннәр)

  1. Анжир — 3
  2. Белово — 8
  3. Берёзовский — 4
  4. Калтан — 16
  1. Кемерово — 5
  2. Киселёвск — 10
  3. Краснобродский — 9
  4. Ленинск-Кузнецкий — 6
  1. Междуреченск — 14
  2. Мыски — 13
  3. Новокузнецк — 12
  4. Осинники — 15
  1. Полысаево — 7
  2. Прокпьевск — 11
  3. Тайга — 2
  4. Юрга — 1

Районнар:

  1. Юрга районы
  2. Яшкино районы
  3. Яя районы
  4. Ижморский районы
  5. Мариинск районы
  6. Тяжинский районы
  7. Верх-Чебула районы
  8. Тисуль районы
  9. Крапивинский районы
  10. Кемерово районы
  11. Топки районы
  12. Промышленная районы
  13. Ленинск-Кузнецкий районы
  14. Гурьевск районы
  15. Белово районы
  16. Новокузнецк районы
  17. Прокпьевск районы
  18. Таштагол районы
Remove ads

Халык

Себер регионнары арасында Кемерово өлкәсендә иң югары халык тыгызлыгы — 28,9 кеше/км².

Подробнее Милләт ...

Торак пунктлар


Кыска фактлар Урын, Шәһәр ...



Татарлар

Татарлар, башлыча, Анжир (4168 кеше), Кемерово (8071), Новокузнецк (6361), Прокопьевск (9342), Междуреченск (1820), Юрга (2315) шәһәрләрендә һәм күпләп Ижморский районының Нижегородка, Тёплая Речка, Кемерово районының Умантай, Мариинский районының Тундинка, Куркули, Юрга районының Олы Ылыс, Зимник авылларында яши.

Кемерово өлкәсендә Татар милли мәдәни үзәге (1991 елдан, Кемерово шәһәре), Себер һәм БДБ илләренең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтенең мөселман дини берләшмәсе (1993 елдан, Анжир шәһәре), «Нур» мөселман җәмгыяте (1999 дан, Междуреченск шәһәре) эшли. 2003 елда Кемерово шәһәрендә ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстан сәүдә йорты» ҖЧҖ төзелә. ТР Кемерово өлкәсен «Нефаз» автобуслары белән тәэмин итә.[9] 

Thumb
2008 елда Кемерово шәһәрендә ачылган «Мөнирә» мәчете
Remove ads

Диния нәзарәте

2008 елда Кемерово шәһәрендә «Мөнирә» мәчете ачыла, аның нигезендә Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Кузбасс мөселманнары бер үзәккә берләшү фикеренә акрынлык белән килгән.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads