Анна Квирентия Нильссон
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Анна Квирентия Нильссон (ингл. Anna Quirentia Nilsson; 30 март 1888 ел — 11 февраль 1974 ел) — «телсез кино» дәверендә билгелек яулаган Америка актеры, чыгышы буенча Швециядан.
Remove ads
Биографиясе
Эшче гаиләсендә туган. Мәктәпне тамамлаганнан соң Швециянең көнбатышында сатучы булып эшли.1905 елда ул АКШка күчеп китә һәм анда беренче вакытта бала караучы булып эшли. Озакламый Анна модель бизнесында уңышлы карьерага ирешә һәм 1911 елда кинога килеп эләгә. Ананры ел саен Нильссон катнашлыгындагы дистәләп фильмнар экранга чыга башлый. «Kalem» студиясендә ул үзенең рольләренең күпчелеген башкара һәм Элис Джойс белән беррәттән йолдыз булып санала. 1920 нче елда Нильссон «Рaramount Рictures» белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм зур уңышка ирешә. 1923 елда Анна Нильссон Рекс Бичның әсәре буенча куелган «Негодяй» фильмында Шерри Мэлоут ролен уйный, аннары бу рольне ремейкларда Бетти Компсон (1930), Марлен Дитрих (1942) һәм Бакстер. Э. (1955) башкаралар[3].
Тавышлы кино чоры башлану белән Анна Нильссонның карьерасы аска тәгәри, әммә вак рольләрне ул аннары да, 1950 нче елларның уртасына кадәр, уйный әле. 1950 елда «Сансет бульвары» фильмында күренеп кала, бу фильмда Норма Десмонд йортындагы «балавыз фигуралары» кичәсендә ул үз-үзен уйный.
Анна К. Нильссон йөрәк авыруынан 1974 елның февралендә Калифорниянең зур булмаган Хамлет шәһәрендә вафат була[4].Кинематографияга керткән өлеше өчен актриса Голливуд аллеясындагы йолдызга лаек була.
Remove ads
Искәрмәләр
Фильмографиясе
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads