Тамбов баш күтәрүе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тамбов баш күтәрүе
Remove ads

Тамбов баш күтәрүе яки Антонов фетнәсе1920-1921 елларда Тамбов губернасында булган Россия ватандашлар сугышы вакытындагы Совет хакимиятенә каршы иң эре халык баш күтәрүе.

Кыска фактлар Дата, Урын ...

Кайчакта "антоновщина", "Антонов хәрәкәте" дип йөртелә, чөнки баш күтәрүнең җитәкчеләренең берсе эсер фиркасе әгъзасы, 2-нче баш күтәргән гаскәр башлыгы Александр Антонов булган.

Баш күтәрүнең чын башлыгы Пётр Токмаков - Берләшкән партизан гаскәренең һәм Хезмәтчел крестьяннар берлегенең рәисе була.

Баш күтәрү аяусыз рәвештә бастырыла, хәттә баш күтәргән халыкка каршы химик корал кулланыла.

Баш күтәрүдә катнашкан Тамбов губернасы һәм өлешчә Воронеж губернасы крестьяннары Хәрби коммунизм сәясәтенә, һәм беренче чиратта "продразверстка"га (кораллы көчләр ярдәмендә крестьяннардан ашамлыкларны көч белән тартып алуга) каршы чыга.

Баш күтәрүдә күбесенчә уртача милекле крестьяннар, шулай ук иң ярлы халык катнаша.

Remove ads

Бастыру

1921 елда Кызыл Гаскәр Врангель җитәкләгән Рус гаскәрен тар-мар итә. Бу җиңү большевикларга фетнәгә каршы өстәмә көчләрне куллану мөмкинлеген бирә.

1921 елның 21 апрелендә Совет хөкүмәте Михаил Тухачевкийне Тамбов губернасындагы армия сәргаскәре, Иероним Уборевичне урынбасары, Какуринны штаб башлыгы итеп билгели.

Фетнәне бастыруда шулай ук Григорий Котовский катнаша.

Баш күтәргәннәргә каршы туплар, һава көчләре, бронетехника, хәттә химик корал (хлор Е56) кулланыла.

1921 елның җәен баш күтәрү тулысынча бастырыла, 11 мең катнашучы һәлак була. 1922 елда бөтен Тамбов губернасында Совет хакимияте торгызыла.

Remove ads

Сылтамалар

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads