Хлор
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Хлор – (лат. Chlorum), Менделеевның периодик таблицасының VII төркемендә, 17нче санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 35,453; тоз тудыргычлар гаиләсенә керә. Нормаль шартларда сарылы-яшелле газ.
| CI | 17 |
| 35,4527 | |
| [Ne]3s23p5 | |
| Хлор | |
Remove ads
Тарихи белешмә
Хлорны беренче тапкыр 1774нче елда, хлорид кислотасы белән МnO 2 пиролюзитын реакөиягә кертеп, К.Шееле таба. 1810нчы елда Г.Дэви Шеели тапкан матдәнең элемент булганын ачыклый һәм аны chlorine (грекча chloros – сары-яшел) дип атый. 1813нче елда Ж.Л. Гей-Люссак бу элементны хлор дип атарга тәкъдим итә.
Табигатьтә таралышы
Хлор табигатьтә кушылмаларда очрый. Җир кабыгында ул масса буенча 1,7 * 10−2%, вулкан токымнарында – гранитта 2,4 *10−2%. Ион хәлендә хлор Бөтендөнья океанында да бар(1,93%). Хлорның 97 минералы билгеле.
Физик һәм химик үзлекләре
Хлор 34,05 С та кайный. 101 С та эри. Эрү җылылыгы – 90,3 кДж/кг; парьясалу җылылыгы 288 кДж/кг; даими басымда җылысыешлыгы 0,48 кДж/(кг*К).
Атомының тышкы электрон конфигурациясе Зs 2 3р 5.
Хлор химик яктан бик актив, ул барлык металлар (кайсыберләре белән дым булганда яки җылытканда) белән диярлек һәм неметаллар (азот, күмер тудыргыч, әче тудыргыч, инерт газлардан башка) белән , сульфидлар барлыкка китереп, кушыла. Селтеле металлар, дым булганда, хлор белән ялкын чыгарып тәэсирләшәләр.
Кулланылышы
Хлорның төп өлешен органик һәм неорганик кушылмалар җитештерү өчен кулланалар. Шулай ук агач мунчаласы һәм тукымаларны агарту өчен дә хлор кулланыла. Хлорны медицинада һәм суны чистарту өчен дә кулланалар.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
