Апостроф

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Апостроф (')

Кыска фактлар ' ’ Тыныш билгеләре, Сүзбүлгечләр ...
' ’

Апостроф ( ' ) (tat. lat. Apostrof(үле сылтама)) — хәрефсез орфография билгесе.

Апостроф сирәк кулланылганлыктан, татар латин әлифбасында аерым урын алмаган, ул, һәмзәне (тәэмин — tä'min) белдерүче һәм нечкәлек билгесе (уникаль — unikal', роль — rol') буларак, бары орфографиядә генә исәпкә алына.

Апостроф тамгасы түбәндәге очракларда языла:

а) “һәмзә” тартыгын белдерү өчен: мәсьәлә — mäs'älä, тәэмин — tä'min, тәэсир — tä'sir, Коръән — Qor'än һ.б.;

ә) Рус алынмаларында калын сузыктан — a, o, u, ı — соң, килүче нечкә тартыкларны (күбрәк [ль] авазын) белдерү өчен апостроф билгесе куела: роль — rol', культура — kul'tura, тальян — tal'yan, асфальт — asfal't, Рязань — Räzan', асфальт — asfal't, культура — kul'tura.

Нечкә сузыктан — ä, ö, ü, e, i — соң апостроф билгесе куелмый: автомобиль — avtomobil, мобиль — mobil, фильм — film, Эльмира — Elmira, Рафаэль — Rafael, Лионель — Lionel, Эльдорадо — Eldorado.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны һәм Tatar teleneñ orfografiäse буенча расланган. Интертат, Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең гәҗит 2013 елның 6 август көнендә архивланган., TRT-Tatar 2012 елның 16 декабрь көнендә архивланган. гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Remove ads

Бүтән телләрдә

Апостроф француз, инглиз, украин, белорус телләрендә кулланыла.

Кодлар

Стандарт латин клавиатурасына керә.

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads