Артерия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Артерияләр (грек. ἀρτηρία) — канны йөрәккә илтүче («центрипеталь») веналардан аермалы буларак, йөрәктән кан йөртә торган кан тамырлары.

«Артерияләр» исеме, «һава йөртүче» дигәнне аңлата. Бу атаманы Эрасистрат биргән дип исәпләнә. Ул веналарда кан, ә артерияләрдә һава бар дип уйлаган.
Артерияләр һәрвакыт артериаль кан йөртмиләр. Мәсәлән, үпкә кәүсәсе һәм аның тармаклары үпкәләргә кислород белән баетылмаган канны ташыйлар. Моннан тыш, тумыштан килүче йөрәк җитешсезлекләре очрагында гадәттә артериаль кан йөртүче артерияләрдә веноз яки катнаш кан булырга мөмкин.
Артерияләр йөрәк тибеше ритмында тибәләр. Бу ритм артерияләр тән өслегенә якын урнашкан урыннарга бармаклар белән басым ясаганда сизелә. Пульсны ешрак беләзек турысында капшыйлар, анда орчык артериясенең пульсациясе җиңел табыла.
Remove ads
Артерияләрнең төзелеше
Артерия тышчалары өч катламнан тора: эчке (лат. tunica intima) яки тоташтыргыч тукымада ятучы эндотелий; эластик тукымалар һәм артерия диаметрын көйләүче мускул җепселләреннән гыйбарәт урта (лат. tunica media); һәм тышкы — тоташтыргыч тукымадан торучы адвентиция (лат. tunica adventitia)
Артерия тышчалары зур калынлык һәм сыгылучанлыклары белән аерылып торалар, чөнки алар югары кан басымына каршы торырга тиеш. Эластик һәм мускул элементлары ярдәмендә артерияләр стеналарындагы киеренкелекне саклыйлар. Алар көчле кыскарулар ясый, аннары ял итә, шуның белән тигез кан агымын тәэмин итә. Кечкенә артерияләр һәм артериолалар, аеруча, кыскарулар ясарга сәләтле.
Картаю барышында, артерия тышчалары әкренләп калыная, тамырларның диаметры арта. Үзәк артерияләрнең гадәттә эчке күләме арта, ә периферия артерияләренең тышчалары калынлаша. Бу процессларда хәлиткеч рольне эластин — склеропротеин төркемендәге аксымның җепселләренең картаюы уйный. Аның кайбер аминокислоталары саны арта һәм кальций тозлары туплана. Коллаген җепселләре шулай ук картаю кичерәләр, бу чылбыр озынлыгының һәм төрелү дәрәҗәсенең кимүе, шулай ук үзара бәйләнешләр саны арту белән күрсәтелә.
Remove ads
Артерия төрләре
- Эластик тип — аорта, үпкә кәүсәсе. Мондый артерияләр диварында күбесенчә эластик җепселләр бар, мускул элементлары юк диярлек[1]
- Күчмә тип — урта диаметрлы артерияләр. Диварларында эластик җепселләр дә, мускул элементлары да бар.
- Мускул тибы — артериолалар, прекапиллярлар. Диварларында күбесенчә мускул элементлары бар.
Кешенең артериаль системасы
Йөрәктән чыккач, кан артериаль система аша, аннары капиллярлар аша вена системасына керә. Кан үпкә артериясенә (үпкә түгәрәге) уң карынчыктан керә. Сул карынчыктан аорта дип аталучы төп артерия чыга — ул бөтен кан әйләнеше системасында иң зур диаметрлы тамыр. Аортаны берничә өлешкә бүләләр. Ул аорта суганчасы дип аталучы структурадан башлана, ул өскә менүче аортага күчә, аорта дугасын ясый һәм төшүче аортага әйләнә. Аорта суганчасыннан ике коронар йөрәк артериясе, ә аорта дугасыннан җилкә-баш тамыры, уртак йокы артериясе һәм сул умрау асты артериясе чыгалар. Билкә-баш кәүсәсе уң уртак йокы артериясенә һәм уң умрау асты артериясенә бүленә.
Уртак йокы артерияләре (уң һәм сул), күкрәк читлегенең өске тишеме аша үтеп, ике йокы артериясенә — баш һәм муен тукымаларын тәэмин итүче тышкы һәм баш мие белән күзләргә кан илтүче эчкегә бүленәләр. Умрау асты артерияләреннән баш миенә кан илтүгә ярдәм итүче умырткалык артерияләре чыга.
Алга таба умрау асты артерияләре күкрәк читлегенең алгы диварын һәм диафрагманы туендыручы тармаклар барлыкка китерәләр, ә киләсе тармаклары канны күкрәк читлегенең өске өлешенә һәм муенның аскы өлешләренә җиткерергә ярдәм итәләр. Умрау сөяк астыннан узгач, умрау артериясе култык асты артериясенә әверелә, култык астында ул күкрәк читлегенең ян-як дивары һәм өске очлык юнәлешендә тармаклана. Култык астыннан чыгып, җилкәгә күчкәч, ул җилкә артериясенә әверелә. Терсәк буыны артында җилкә артериясе икегә: орчык һәм терсәк артерияләренә бүленә. Алар, үз чиратында, беләккә кан бирәләр һәм кул чугына күчәләр, анда ике уч артериясе дугасын ясыйлар. Берсе өслектән уза, икенчесе уч тамырларына күчеп, тирәнгә керә.
Төшүче аорта күкрәк һәм карын өлешләренә бүленә. Күкрәк аортасыннан күкрәк стеналарын кан белән тәэмин итүче күпсанлы кабыргаара артерияләр, шулай ук күкрәкнең эчке әгъзаларын тәэмин итүче эчке тармаклары чыга. Карын аортасы парлы артерияләр: бөер, бөер өсте бизе, хатын-кызларда күкәйлек, һәм ир-атларда орлыклык артерияләре. һәм парсыз артерияләр (ашказаны, бавыр талак, өске һәм аскы җыерчаныкы) барлыкка китерә. Ниһаять, карын аортасы уртак кабырга белән эч арасындагы артерияләргә бүленә.
Һәр уртак кабырга белән эч арасындагы артерия оча әгъзаларын (сидек куыгы, җенес әгъзалары) тәэмин итүче эчке һәм касык бәйләвече астыннан үтеп, бот артериясенә әйләнә. Бот артериясенең тармаклары ботның мускулларын, тиресен, сөяген туендыралар. Тездән аста ул «тез асты артериясе» дип атала башлый, аннары балтырның юан сөяге артерияләренә бүленә. Берсе, алгысы, табанга төшә, ә икенчесе, арткысы, балтырның нечкә сөяген барлыкка китерә һәм табан асты артерияләренә күчә. Барлык кече артерияләрдән вак тамырлар — артериолалар чыга. Алардан да ваграк капиллярлар гына була ала. Артериолаларның төзелеше артерияләрнекен хәтерләтә, тик диаметрлары күпкә кечерәк.
Remove ads
Басым һәм авырулар
Артерияләрнең төп функциясе — йөрәктән агучы канны билгеле бер басым астында йөртү. Артериаль кан басымы өчен ике кыйммәт бар. Йөрәк мускуллары канны артерияләргә чыгарсын өчен (миоген механизм аша) кыскару ясаганда, басым йомшарганга караганда югарырак. Шуңа күрә, кысылу-ял итү циклы вакытында артериаль басым өске һәм аскы чикләр арасында үзгәрә. Югары сан систолик басым, ә түбән сан диастолик басым дип атала. Коротков ысулы белән үлчәнгән оптималь басым дәрәҗәсе, сәламәт кешедә ял иткәндә терекөмеш баганасының 120/80 ммдан ким, һәм теләсә нинди очракта 140/90 ммдан артмаска тиеш. Арту (гипертензия) гадәттә кан әйләнеше системасына зыян килү куркынычын күрсәтә; гипотензия дә куркыныч булырга мөмкин. Әгәр дә гипертония дәваланмаса, күрү югалу, бөер җитешсезлеге, коронар авыру, кискен коронар җитешмәү, инсульт һәм гипертоник кризис аркасында үлем куркынычы арта.
1896-нчы елда Италия табибы Скипион Рива-Рокчи заманча кан басымын үлчәү җайланмасының прототибын эшли һәм аны үлчәү ысулын тәкъдим итә. Кан басымын Riva-Rocci ысулы белән — пальпация ярдәмендә үлчәүнең җитешсезлеге бар: ул систолик кан басымын гына үлчи ала. 1905 елда Н. С. Коротков җайланманы яхшырта һәм кан басымын үлчәүнең яңа ысулын тәкъдим итә, ул бүген дә кулланыла. Бүгенге көндә, классик кабартыла торган манжетны һәм терекөмешле манометрлы җайланмаларга өстәп, көнкүрештә кан басымын туктаусыз мониторинглау өчен заманча электрон тонометрлар кулланыла. Күп илләрдә табиблар пациентның кан басымын түбәндәгечә язалар: RR = 130/85. RR билгесе аны уйлап табучы хөрмәтенә кабул ителә; зуррак сан систолик басымны, ә кечерәк сан диастолик басымны күрсәтә. Рус телендә сөйләшүче илләрдә түбәндәге төшенчә кулланыла: АД = 120/70, биредә АД — артериаль басым.
Даими эшләү өчен йөрәк кислород һәм туклыклы матдәләр таләп итә. Болар коронар артерияләр белән тәэмин ителә (уң һәм сул), алар гадәттә аорта суганчасыннан чыгалар, аннары йөрәк мускуллары буйлап таралалар, миокардка керер алдыннан кечерәк тамырларга бүленәләр. Йөрәк мускулларына кан агымы һәм аның ихтыяҗлары арасындагы тигезсезлек коронар җитешсезлеккә китерә (бу еш кына склеротик үзгәрешләр аркасында коронар артерияләрнең берсенең тараюы белән бәйле була). Авыруның башлангыч этабы симптомнарсыз, ләкин тамыр диаметры сизелерлек тарайгач, күкрәк авыртуы арта, аннан соң тын кысылу сизелә.Алга таба процесс коронар артерияләрнең тулы томалануына һәм миокард инфаркты куркынычына китерергә мөмкин. Коронар кан тамырлары системасы, кирәк булса, тарайган яки блокланган артерияләрне узып, башка тамырлар аша кан агымын тәэмин итә ала — авыру артерияләр һәм күрше сәламәт тамырлар арасындагы мондый өстәмә бәйләнеш «анастомоз» дип атала.
Төрле авыру шартлары артерия стеналарына зыян китерергә мөмкин (беренче чиратта атеросклероз һәм Менкеберг артериосклерозы); бу тышкы яктан тамырның тараюы, кабаруы яйи (сирәгрәк) киңәюе булып күренә. Күпчелек очракта, «аневризма» дип аталган бу зарар артерия яки күрше тукымалардагы дегератив процесслар, склероз яки травма аркасында килеп чыга. Моннан тыш, баш мие аневризмасы тумыштан булырга мөмкин. Зур тамырның аневризмасы ярылуы тормыш өчен куркыныч булган эчке кан агуга китерергә мөмкин.
Артериаль кан агу
Кан югалтуның барлык төрләреннән артериаль кан китү иң куркынычы, чөнки ул кыска вакыт эчендә зур кан югалтуга китерә. Тышкы артериаль кан китү ярадан ачык кызыл кан агымы белән тасвирлана. Тышкы артериаль кан киткән очракта, тиз арада медицина ярдәме кирәк. Беренче ярдәм башта бармак белән артерияне кысуны, аннары[2] кан агу урыныннан өстәрәк бау куллануны үз эченә ала.
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
