Архейләр

From Wikipedia, the free encyclopedia

Архейләр
Remove ads

Архебактерияләр яки Архейлар (лат. Archaea) — хәзер яши торган прокариотларның һәм башка барлык тере организмнарның иң борынгыларыннан берсе. Археи Җир шарында 3 млрд еллар элегрәк барлыкка килгәннәр дип санала[5].

Кыска фактлар Архейләр, Халыкара фәнни исем ...
Thumb

Барлыгы архебактерияләрнең 40 тан артык төре бар. Аларны физиологик, экологик үзенчәлекләр, матдәләр алмашының типлары буенча аералар.

Архебактерияләр арасында иң билгелесе — метан барлыкка китерүче бактерияләр, ягъни метанобактерияләр. Алар, матдәләр алмашы нәтиҗәсендә, янучан метан газын бүлеп чыгаралар. Җир йөзендәге барлык метанны (ел саен 5—108 т) прокариотларның фәкать шушы төркеме генә барлыкка китерә.

Метан хасил итүче архебактерияләр бөтенләй кислородсыз (анаэроб) шартларда: су баскан җирләрдә, сазлыкларда, сулык ләмендә, чистарту корылмаларында, күшәүче хайваннарның кырыккартасында гына тереклек итәләр.

Архебактерияләргә кайбер күкерт бактерияләре керә. Алар, күкерт һәм аның неорганик кушылмаларын оксидлаштырып, сульфат кислотасын барлыкка китерәләр һәм шуның арка­сында таш һәм бетон корылмалар җимерелүенә, металлар коррозиясенә һ. б. га сәбәп булырга мөмкин. Алар күзәнәкләрдә күкерт тупларга сәләтле, күкерт чыганаклары барлыкка килү шушы бактерияләр эшчәнлегенә бәйле. Архебактерияләр табигатьтә күкерт әйләнешендә актив катнашалар.

Remove ads

Искәрмәләр

Кулланылган чыганаклар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads