Арча (җыр)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

«Арча»татар халык җыры. Беренче башкаручы – Усман Гафият улы Әлмиев (1915-2011). Заһид Хәбибуллин белән Нәҗип Җиһанов эшкәртүендәге халык көенә җырлана.

Кыска фактлар «Арча», Җыр ...
Remove ads

Тарих

Халык арасында төрле сүзләр белән җырлана торган «Арча көе» билгеле булган. 1944 елда әлеге «Арча көе»нә сүзләр язып, Усман Әлмиев Заһид Хәбибуллин белән Нәҗип Җиһановка күрсәтә. Композиторлар җырчыга «Арча»ны концертларда башкарырлык итеп эшкәртеп бирәләр.

Сугыш бетәр алдыннан, Урта Азиядә булган гастрольләрендә (Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев белән бергә) Усман Әлмиев халык көен Арчага багышлап җырлый башлый. Көй халыкка охшый. Усман Әлмиев әлеге җырны барлык концертларында да репертуарына кертә. Тамашачылар арасында руслар булганда, берәр куплетын русча да җырлап куя.

Remove ads

Башкаручылар

Җыр Усман Әлмиев, Шамил Әхмәтҗанов һ. б. күренекле җырчылар репертуарында урын алган.

Җырның сүзләре

Thumb
Җырның сүзләре авторы Усман Әлмиев
Thumb
Җырның көен эшкәртүче Заһид Хәбибуллин
Thumb
Җырның көен эшкәртүче Нәҗип Җиһанов

Арча якларына карыйм,
Дустым Арча ягында ла.
Арча ягы бигрәк ямьле,
Кош сайраган чагында.

Арчаларга барсаң, бәгърем,
Ал гөлләрне өзәрсең лә.
Үзәгемне бик өзәсең,
Үзең ничек түзәсең?

Китәм, бәгърем, китәм, бәгърем,
Каласың Арчаларда ла.
Онытылырлык яр түгел,
Утларга салсалар да.

Җир җиләге пешәдер лә,
Арчада түтәлләрдә лә.
Минем күңелем бары синдә,
Синең күңелең бүтәндә.

Исеңдәме икән, җилләр
Туздырды чәчләреңне лә.
Аерылганда син җыладың,
Сөрттем күз яшьләреңне.

Өстәлгән куплет

Арчаларга баруларым,
Гөл-сирень өчен генә. ,
Януларым, көюләрем,
Гел синең өчен генә.

Әдәбият

  1. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Казан: ТКН, 1987.
  2. Усман Альмеев. Еллар һәм җырлар. К.: ТКН, 2007. ISBN 5-298-04044-6

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads